tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтнә театры 100 елдан соң дөнья классикасы чыгара башлады
Әтнә театры 100 елдан соң дөнья классикасы чыгара башлады

Әтнә театры 100 елдан соң дөнья классикасы чыгара башлады

Әтнә театры Мольер әсәренең театр сәхнәсендә беренче чиратта үзен сынап карау һәм артистларны үстерү өчен куелуын әйтә. Театр Ж.-Б. Мольерның «Мещанин во дворянстве» комедиясе буенча «Көрәктән — сәнәк» спектаклен чыгарды.

Спектакльне кырымтатар режиссеры Ринат Бекташев сәхнәләштергән. Куючы рәссам да ул үзе. Композитор — Юрий Федоров. Ут куючы рәссам — Илшат Сәяхов. Әсәрне татарчага Татарстанның атказанган артисты Марат Хәбибуллин тәрҗемә иткән.

Әсәрнең төп каһарманы Журден үзен югары катлам вәкиле итеп танытырга тырыша. Кызын да югары катлам вәкиленә кияүгә бирергә тели. Шаһзадә дип тәкъдим ителгәч ул кызын колагы ишетмәгән утраудан килүчегә дә бирергә риза. Кызын сөйгән Клеонтка Журденны алдау өчен утрау шаһзадәсе булып киенергә туры килә.

«Безнең театр халык театры булган чагында да беркайчан да чит ил классикасын куймаган. Нигәдер Гомәр абый Мәрдәнов чил ил драматургиясе белән эшләмәгән. Театрда 100 елдан соң гына Мольер барлыкка килде», — ди спектакльдә баш рольне уйганан Марат Хәбибуллин. Ул үзенә чакырылган режиссер белән эшләве уңайлы булуын әйтә.

Театрда беренче тапкыр чит ил классикасы буларак Морис Метерлинкның «Бәхет кошы» әсәренә нигезләнеп балалар спектакле куелган иде. Аны балалар катнашында театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев куйды. «Көрәктән — сәнәк» спектакле — Әтнә татар дәүләт театрының өлкәннәр өчен куелган беренче дөнья классикасы әсәре.

Театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев фикеренчә, әле труппа яшь, алга таба классик әсәрләр булырга да мөмкин. «Классикага алыныр өчен артистларның нык басып торулары кирәк. Бу спектакльне чыгару җиңел булмады. Ниндидер эчке каршылык бар иде. Булган шартларны искә алып бәяләнгәндә аларның бу эше — батырлык», — диде ул.

«Хәзер бит күпме кеше нәсел тамырларын морзаларга, ханнарга тоташтырып бетерде. Бу яктан караганда да, бу спектакль бүгенге көн өчен бик актуаль инде, шул исәптән, татар тамашачысы өчен дә», — ди Марат Хәбибуллин.

Театрның бу спектакльне нинди тамашачыга тәкъдим ителәчәге турында әле ачык планнар төзелмәгән. Театр директоры Ленур Зәйнуллин бу спектакльне гастрольләргә алып чыгу мөмкинлеген әйтте. Гастрольләр режиссерның туган ягында — Кырымда да булырга мөмкин.

Бүгенге көндә Әтнә театры яңа ел тамашалары белән мәшгуль.

Татарстанның дәүләт татар театрлары арасыннан Камал театрында һәм Әлмәт театрында Мольер комедияләре бара. Камал театрында — «Дон Жуан», Әлмәт театрында — «Әҗәлгә дәва бар диләр…».

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*