tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтнәдә тагын бер халык театры булачак
Әтнәдә тагын бер халык театры булачак

Әтнәдә тагын бер халык театры булачак

“Диләфрүзгә дүрт кияү”… Танылган татар драматургы Туфан Миңнуллинның бу әсәрен ишетмәгән – белмәгән татар кешесе бар микән. Әтнә районы Бәрәскә авылы мәдәният йорты каршында урнашкан “Нур” театр коллективы “Диләфрүзгә дүрт кияү” әсәренә кабаттан җан өреп, аны район тамашачысы хөкеменә тәкъдим итте. “Нур” театры артистлары әлеге спектакль белән районыбыз авылларында – Комыргуҗа, Бәрәзә, Бәрәскә мәдәният йортлары сәхнәсендә чыгыш ясап өлгерде инде. Олы Мәңгәр авылында куелган спектакльне үземә дә карау бәхете насыйп булды.

Спектакльне бер тында, бик яратып кабул итте тамашачы. Диләфрүз – Айсылу моңлы тавышы, залны яңгыратып көлүе белән генә түгел, татар кызларына хас тыйнаклыгы, чибәрлеге белән әсир итте. Саҗидә – Айгөлнең сәхнәдә янып торуы, рольгә кереп бетеп уйнавын да әйтеп үтми мөмкин түгел. Егетләргә килгәндә, Галим – Илнарның осталыгына исебез китеп утырдык. Амур – Ренатның җор теле, җитезлеге, Исмәгыйль – Раилнең, Шәкүр – Борисның , Җәмил – Айдарның үз рольләренә туры килеп торулары да күз алдында иде.

Спектакльдә барган вакыйгалар күптәнге, әмма шуңа да карамастан, бүгенге көн өчен дә бик актуаль. Саф мәхәббәт, чиста хисләр – бернинди ясалмалылык, икеләнү юк. Коллектив шуның белән көчле дә. Артыгын кылану юлы белән тамашачыны үзенә каратмый бәрәскәлеләр, киресенчә, гадилек, ихласлык белән алдыралар.

Ә бит театр коллективындагыларның күбесе сәнгатьтән бик ерак тора. Айсылу Корбанова – юрист, Арбитраж суды хезмәткәре булса, Ренат Сәләхов – эшмәкәр, Раил Шәвәлиев – зоотехник, Илнар Биктимеров, Борис Уткин, Айдар Шакиров – механизаторлар. Әлеге спектакльнең режиссеры , Бәрәскә мәдәният йорты директоры Зөлфия Корбанова сүзләренә караганда, алар барысы да “Нур” театр коллективының төп составын тәшкил итәләр. Әлеге коллектив байтак еллардан бирле район тамашачысын кызыклы чыгышлары белән сөендерә.

– Без төпле, тәрбияви мәгънәгә ия спектакльләргә зур игътибар бирәбез. Авыл темасы, туган җиргә мәхәббәт, бердәмлек – төп темабыз шундый, – ди Зөлфия Корбанова. Иң беренче итеп куелган “Беренче мәхәббәт” (режиссеры – Марсель Җаббаров) белән Камал театрының кече залында чыгыш ясаган идек. “Өти балак”, “Без бит авыл малае”, “ Кызлар килде авылга” спектакльләрен дә тамашачы бик яратып кабул итте. “Диләфрүзгә дүрт кияү”не кую хыялы да күптән күңелдә йөрде. Үзебезчә куясыбыз килде. Хыялыбыз тормышка ашты, – дип куана ул.

Коллективка Ленин исемендәге нәсел заводы рәисе Илгиз Хайруллинның бик зур ярдәм күрсәтеп торуына да сөенүен белдерә. “Нур” театр коллективы исә бүгенге көндә “Халык театры” исемен алу өчен тырыша. Казанннан, мәдәният министрлыгыннан махсус коммиссия кайтып, спектакльне карап киткән инде. Аннан куанычлы җавапны без тамашачылар да зур түземлек белән көтеп калабыз. Коллектив Һичшиксез, әлеге исемгә лаек. Аңа уңышлар теләп каласы килә. Яктылыкка, нурга илткән шушы юлдан тайпылмыйча, бары тик алга барырга язсын!

Фәридә ФИЛАТОВА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*