tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Әйдә шаяРТ» шаян һәм тапкыр яшьләрне барлый
«Әйдә шаяРТ» шаян һәм тапкыр яшьләрне барлый

«Әйдә шаяРТ» шаян һәм тапкыр яшьләрне барлый

Бөтендөнья татар яшьләре форумы Россия төбәкләрендәге татар яшьләре белән тыгыз элемтәдә тора, аларны җыеп, төрле милли чаралар уздыра. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчелегенә яшьләр форумы рәисе Ленария Мөслимова шалтыратып, “Сарытауда КВН серләренә өйрәнү буенча остаханәләр уздырабыз, Удмуртиядән дә татар яшьләре чакырыла”, — дигәч, төбәгебездә КВН белән шөгыльләнүче яшьләр булмагач, югалып та калдык. Ахырда «Асылъяр» җыр һәм бию ансамбле яшьләре барырга теләк белдерде. Алар — Марат Кашапов, Альмира Гарифуллина, Артур Гайнетдинов, Азалия Кашапова, Алмаз Бәдертдинов һәм Рөстәм Егоров. Форумга шулай ук “Иман” татар яшьләре рәисе Дилия Харисова да чакырылган иде.

Дилия Харисова, “Иман” татар яшьләре берлеге рәисе:
“Сарытауда узган Идел буе федераль округыннан — татар яшьләре катнашкан форумнан — бик матур кичерешләр белән кайттым. Биредә Марий Эл, Мордовия, Удмуртиядән, Пенза, Сарытау, Киров, Самарадан КВН белән кызыксынучы татар яшьләре һәм бу төбәкләрнең татар яшьләре оешмалары җитәк­челәре җыелды. Безгә биредә “Татарча диктант” белем бирү акциясе, Xалыкара “Татар кызы” бәйгесе турында җентекләп сөйләделәр, бу чараларны һәр төбәктә уздырырга, татар яшьләрен күбрәк җәлеп итәргә кирәклеге турында ассызык­ладылар. Шулай ук «Ачык университет» татар телендә онлайн белем алу платформасы белән таныштырдылар. Бу хакта күп кенә яшьләр белми әле. Шуңа күрә яшьләрне мондый мөмкинлекләр белән файдаланырга чакырам.

Мәскәүдән килгән продюсер Азат Галәмшин төрле масштаблы чараларны ничек дөрес итеп оештырырга кирәклеген аңлатты, үзләре тәҗрибәсеннән мисаллар китерде. Рөстәм Гатауллинның “Яшьләр һәм бизнес” дигән чыгышы да эчтәлекле булды. Ул ничек итеп үз эшеңне ачып, җәелдереп җибәрү турында сөйләде.

Яшьләр оешмалары җитәкчелә­ре катнашында түгәрәк өстәл рәвешендә утырыш узды. Монда беренче чиратта, жанисәп алу турында, регионнардагы проектлар эшчәнлеге, грантлар бәйгесендә иҗтимагый оешмаларның катнашуы турында сөйләштек. Идел буе федераль округы буенча яшьләр оешмалары координаторы сайланды. Тавышка кую нәтиҗәсендә, Сарытау өлкәсенең яшьләр оешмасы җитәкчесе Мөхәм­мәд Мәдъяров сайланды.

Шулай ук “Әйдә шаяРТ” татар КВН лигасының беренче төбәкара турниры узды. Удмуртиядән барган кызлар-егетләребез дә югалып калмадылар, аларның «Татар базар» дип аталган командасы 7 төбәк арасында 3нче урынга лаек булды! Киров өлкәсеннән “Чәкчәк” командасы Гран-принга ия булды. Яшьләр очрашуы Казаннан килгән “Taraf” төркеменең чыгышы белән тәмамланды”.

Марат Кашапов: “Ижаудан безне КВН буенча остаханәләр була, дип кенә җибәргәннәр иде. Анда регионнар арасында КВН лигасы була дигәч, аптырашта калдык. Башка төбәкләр чыгыш ясарга әзерләнеп килгән иде. Шулай да югалып калмадык, “Асылъяр” ансамблендә өйрәнгән бер тамашабызны тиз генә КВНга үзгәртеп, без дә чыгыш ясадык. Оештыручылар да киңәшләре белән ярдәм иттеләр.

Форум бик ошады. Без монда бик күп мәгълүмат алдык, бик күп яшьләр белән таныштык. Алар белән Инстаграм социаль челтәре аша аралашып торабыз. Миңа бигрәк тә Киров, Йошкар-Ола яшьләренең чыгышлары ошады.

Көтмәгәндә мондый сәяхәткә бару бәхете елмаюына мин чиксез шат. Гомумән, мине сәхнә белән бәйле чаралар бик кызыксындыра. Хыялым — Казан консерваториясенә укырга керү. “Асылъяр” ансамбленә йөрү дә миңа бик ошый. Монда ныклап татарча сөйләшә башладым. Әледән-әле концертларда, бәйгеләрдә катнашып торабыз. Уд­муртиядә мондый ансамбль булуы да — зур бәхет ул. Ә инде аның каршында КВН төркеме дә оешып китсә, тагын да шәп булыр иде».

Альмира Гарифуллина:
“Сарытауга ни өчен баруыбызны да аңламыйча гына чыгып киткән идек. 3 көн эчендә андагы милли мохиткә бик тиз кереп киттек. Югалып калмавыбыз, бер әзерлексез барып, өченче урын яулап кайтуыбыз белән канәгать мин.

Монда безне шаян чыгышларны ничек әзерләргә, ничек тамашачыга җиткерү серләренә төшендерделәр. “Татарча КВН булгач, ул миллилекне чагылдырырга, безнең актуаль мәсьәләләрне күтәрергә, үзебезнең төбәктәге вакыйга, үзенчәлекләргә дә урын бирелергә тиеш”, — дип өйрәттеләр”.

Артур Гайнетдинов:
«Моңа кадәр татарча КВНны бер тапкыр да күргәнем юк иде. КВНда уйнап караганым шулай ук беренче тапкыр.

Остаханәләрдә катнашып, Сарытауда узган бәйгедә Гран-при яулаган Киров яшьләре, беренче урын яулаган Сарытау төркеме үрнәгендә дә, әлбәттә, чыгышларны ничек төзергә кирәк икәнлегенә төшендек.

КВНда катнашырга, үз төр­ке­мебезне булдырырга дип бик дәртләнеп кайттык. Тик яшьләрне җыеп булырмы? Күп кенә яшьтәш­ләребез бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнә, укый, эшли. Әгәр оеша аласак, мин һичшиксез катнашыр идем».

Элмира Нигъмәтҗан

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*