tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әзһәр Шакировка Шәймиевнең шәхси бүләген һәм Европага юллама тапшырдылар
Әзһәр Шакировка Шәймиевнең шәхси бүләген һәм Европага юллама тапшырдылар

Әзһәр Шакировка Шәймиевнең шәхси бүләген һәм Европага юллама тапшырдылар

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров үзенең 80 яшьлеге уңаеннан котлаулар кабул итә. Камал театрында аншлаг белән юбилей кичәсе бара. Әдәби-драматик композиция актерның юбилей кичәсе өчен махсус әзерләнгән.

Юбилярга бүләкләр арасында Татарстанның Беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең шәхси бүләге һәм Европага – Карловы Вары шифаханәсенә юллама бар.

Әзһәр Шакиров юбилей кичәләрен әтисе һәм әнисе турында истәлекләрдән башлады. Моннан биш ел элек әнисе турында әдәби-драматик композиция әзерләнгән булса, бүген әтисе турында сөйләде.

Күренекле артистны ТР Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова котлады.

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакировны котларга Уфадан башкорт театры артистлары, Чабаксардан чуваш театры артистлары килгән.

Әзһәр Шакиров — Татарстанның һәм Россиянең халык артисты (1974, 1988), Та­тарс­тан­ның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лау­ре­а­ты (1998). 1940 ел­ның 22 фев­ра­лен­дә Татарстанның Аз­на­кай ра­йо­ны Бу­ра­лы авы­лын­да туа. 1961 ел­да Мәс­кәү­дә Щеп­кин исе­мен­дә­ге Юга­ры те­атр учи­ли­ще­сын (татар студиясе) тә­мам­ла­гач, Та­тар ака­де­мия те­ат­рын­да эш­ли баш­лый.
Рузилә Мөхәммәтова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*