tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәнис Яруллинның шигырьләр җыентыгы аудиокитап булып чыкты
Фәнис Яруллинның шигырьләр җыентыгы аудиокитап булып чыкты

Фәнис Яруллинның шигырьләр җыентыгы аудиокитап булып чыкты

“Таткнига” сайтыны “Аудиокитаплар” бүлегендә иң шәп 68 шигырен үз эченә алган танылган шагыйребез Фәнис Яруллин җыентыгы пәйда булды. Аның шигырьләрен Г.Камал театры артистлары Әзгар Шакиров һәм Равил Шәрәфиев укыды.

www.tatkniga.ru сайтында аудиоязмаларны бушлай тыңлый һәм теләгән җайланмага күчереп алырга мөмкин.   Мәшһүр артистларыбыз, дикторларыбыз катнашында Татарстан китап нәшриятының яңа аудиокитаплар яздыра башлавы хакында хәбәр ителгән иде инде. Узган ел 162 сәгатьлек аудиоязмаларга татарның иң легендар әдәби әсәрләре керде. Быел 500 сәгатьтән күбрәк классик әсәрләр ишетергә мөмкин булачак.

Проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә тормышка ашырыла.

matbugat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*