tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Франциядәге татарлар чәй табыны җыялар
Франциядәге татарлар чәй табыны җыялар

Франциядәге татарлар чәй табыны җыялар

Җомга көн кич белән, ягъни 6 февральнең кичке җиденче яртыда Парижда яшәүче татарлар чәй табыны янына җыелалар.

Бу турыда Фэйсбукта хәбәр иткән Әлфия Айзатова чәй янында булачак эшләрне барлап, планнар корып сөйләшеп утырырбыз дип тә белдерә.

Кич утыруны сөйкемле, яшь, ләкин инде танылып өлгергән флейтачы кыз Алия Водовозованың чыгышы ямьләндереп җибәрәчәк.

Белешмә:

Алия Водовозова 1991 елда туган. Башлангыч музыка белемен Төркиянең Билкәнт университеты каршындагы консерваториядә алган. Мәскәү консерваториясен тәмамлаган. Бүгенге көндә Алия бик күп проектларда, концертларда катнаша, аны бик яхшы музыкант буларак таныйлар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*