tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Габдулла Тукай әдәби музеенда журналист Данил Сәфәров экскурсия уздырачак
Габдулла Тукай әдәби музеенда журналист Данил Сәфәров экскурсия уздырачак

Габдулла Тукай әдәби музеенда журналист Данил Сәфәров экскурсия уздырачак

2020 елның 5 февралендә Габдулла Тукай әдәби музеенда «Мабугат.ру» сайты җитәкчесе, ТНВда «Кадак» тапшыруының алып баручысы Данил Сәфәровның «Йолдызлы экскурсиясе» узачак. Бу хакта музей директоры Гүзәл Төхвәтова хәбәр итте.

«2013 елдан бирле тамашачылар «Йолдызлы экскурсия»ләргә бик теләп киләләр. Айга бер тапкыр музейда мәдәният һәм сәнгать әһелләре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, матбугат һәм төрле учреждениеләр вәкилләре, галимнәр һәм спортсменнар экскурсия уздыра», – диде ул.

Гүзәл Төхвәтова әйтүенчә, музейда «йолдызлы» экскурсияләрне Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла, Төркия Республикасының Татарстандагы Генераль консулы Садри Тунч Англы, скрипкачы, дирижер Рөстәм Абязов, ТРның атказанган артисты Фәнис Җиһанша, журналист Гөлүсә Закирова, ТРның атказанган табибы, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Бакиров һәм башкалар уздырган.

«Габдулла Тукай әдәби музееның яңа экспозициясендә «Йолдызлы экскурсия» циклын «Мабугат.ру» сайты җитәкчесе Данил Сәфәров дәвам итә. Экскурсия барышында ул Тукайның журналист буларак эшчәнлеге турында сөйләр. Тукай әсәрләреннән үзенә ошаганнарын да укыр. Йолдызлы «экскурсовод»ның кунаклары — журналистлар», – диде Гүзәл Төхвәтова.

Чара 14:00 сәгатьтә башлана.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*