tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Габдулла Тукай” Каспийга чыга
“Габдулла Тукай” Каспийга чыга

“Габдулла Тукай” Каспийга чыга

Әстерхандагы эре транспорт компания яңа сухогруз көймәсенә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исемен бирде.

Көймә елга-диңгез классында, аңа 4000 тонна авырлыктагы груз салып салып була. “Группа Компаний ВТС” генеральдиректоры Ринат Аюпов фикеренчә, бу көймә Тукаебызның исемен популярлаштыруга үз өлешен кертәчәк. Шушы көннәрдә ашлык һәм агач төягән “Габдулла Тукай” Иран ярларына таба сәфәргә чыгачак.

Билгеле булганча, Әстерхан халкы Тукай исемен мәңгеләштерүдә шактый зур эшләр башкарды. Өлкә думасы рәисе урынбасары Әнвәр Алмаевның куйган зур хезмәте һәм тырышлыгы белән Әстерханда Тукай исемендәге бакча бар, ул бакчада һәйкәл куелган. Берничә ел шәһәрнең 74 санлы мәктәп Тукай исемен йөртә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*