tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Халык тануы”- бүләгенә лаеклы шагыйрәгә 80 яшь
“Халык тануы”- бүләгенә лаеклы шагыйрәгә 80 яшь

“Халык тануы”- бүләгенә лаеклы шагыйрәгә 80 яшь

Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә өлкәбезнең күренекле шагыйрәсе, өлкә себер татар язучылар оешмасы әгъзасы, РФнең мәгариф министрлыгының “Почетлы хезмәткәре”, шигырьләрендә туган телен, динен, мәдәниятен, халкын данлаган шагыйрә, ветеран укытучы Галия Төхватулла кызы Абайдуллинаны 80 яшьлек юбилее белән котларга, аның таланты алдында баш иючеләр Тубыл, Төмән шәһәрләреннән, иҗтимагый оешмалардан килгән вәкилләр, Тубыл районыннан аның шигырьләрен яратып укучылар, коллегалары, дуслары җыелдылар. Кичәне Галия Төхватулла кызы: ”Мине шагыйрә итеп таныткан өлкә газетабыз “Яңарыш”ка, аның беренче редакторы А.Г.Сәгыйтовка, бүгенге редакторы А.М.Сәгыйтовага, корреспондетларына рәхмәтләремне юлыйм.

Беренче шигырьләр җыентыгым “Гафу итәрсезме, чәчәкләр” аларның тырышлыгы белән дөнья күрде. Язучы Я.К.Зәнкиев белән исән чагында очрашканда, шигырьләремне укып, ул: “Булатның дәвамы бар икән, яз сеңлем… Бик өметле күренәсең,”-дигән сүзләре дә миңа илһам бирде. Гади һәм тыйнак иҗатымны күзәтеп-укып баручыларга рәхмәтлемен,”-дип бәйрәм чарасын шагыйрә үзе башлап җибәрде. Галия апа Абайдуллина башта шигырьләрен “Зилә” псевдонимы астында бастыра. Бүген ул 25 китап авторы. Соңгы елларны Галия Абайдуллина рус, татар теле һәм себер татар телендә иҗат итә.

Юбилей кичәсендә шагыйрәнең иҗатына югары бәя бирде күренекле шәхесләр:РФнең атказанган укытучысы Рәшидә Бакиева, шагыйрәнең биш китабының редакторы, корректоры, педагогик фәннәр кандидаты Клим Садыйков, мәгариф отличнигы Гөлҗиһан Закирова, РФнең мәгариф министрлыгының “Почетлы хезмәткәре” Алсу Хәлитова. Галия апаны күркәм юбилее белән шәһәр милли мәдәни автономия рәисенең урынбасары Нуриля Шамратова, унбишенче мәктәптән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Банисә Ниязова шагыйрәнең кешелеклелек сыйфатлары, тормыш юлы, иҗаты турында сөйләделәр, котлау теләкләрен юлладылар. Төмән кунаклары Ольга Бакиева һәм Вәлимә Ташкалова Мәскәүдә бастырылган Россия халыкларының хәзерге әдәбияты җыентыкларга Г.Т.Абайдуллинаның рус, татар һәм себер татар телендә кертелгән шигырьләре турында әйтеп яңа чыккан Балалар өчен әдәбият, Чәчмә әсәрләр –яңа китапларны юбилярга тапшырдылар. В.С.Ташкалова Галия апаның шигырьләрен рус теленә тәрҗемә иткән шагыйрәнең кызы Земфира Абайдуллинага өлкә татар Конгрессының рәхмәт хаты белән бүләкләде.
Һәр төбәк үзенең танылган, күренекле шәхесләре белән горурлана. Себер татар телендә дә иҗат иткән Г.Т.Абайдуллинаны гомер бәйрәме белән өлкә себер татарлары автономия әгъзалары Максим Сәгыйдуллин, Фәүсия Марганова, Гөлзифа Бакиева котлап, хатирәләре белән уртаклаштылар, иҗат уңышлары, сәламәтлек теләделәр, күчтәнәчләр тапшырдылар.

Себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева рәхмәт хатын, бүләкләрен, җылы котлау теләкләрен юллады. Туган ягына, диненә, татар теленә дан җырлаучы шагыйрәгә Тубыл район мәдәният үзәгеннән рәхмәт хаты һәм җыр белән районның почетлы кешеләре, танылган җырчылар Светлана Костина, Нурхаят Шаһбанова, Тубыл шәһәренең иҗтимагый оешмасы “Ак калфак” рәисе Айсылу Юнусова юбилярны котлап җырлар башкардылар. Кичәдә шагыйрәнең иҗатташ дуслары да катнаштылар. Шагыйрь Әлмөхәммәт Хәбибуллин үзе иҗат иткән шигырьләрен сөйләп юбилярны котлады. Санниково авылыннан килгән Шамил һәм Гүзәл Кульмаметовлар “Халык тануы”-яңа бүләк оештыруларын игълан иттеләр. Алар беренче бүләкне һәм таныклыкны шагыйрә Галия Абайдуллинага тапшырдылар. Олуг алкышларга лаек булган шагыйрәгә һәр чыгыш ясаучы яңа иҗат уңышлары, сәламәтлек теләде.

Римма Умитбаева

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*