tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Һәрбер авылда үз Мәһдиеве булсын иде ул
Һәрбер авылда үз Мәһдиеве булсын иде ул

Һәрбер авылда үз Мәһдиеве булсын иде ул

Мөхәммәт Мәһдиевкә авылдашлары рәхмәтле: юллы булганнар.
Гөберчәккә кайту теләге күптәннән бар иде. Танылган язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең үзенең туган авылы, аның табигатенә мәхәббәтне һәрбер әсәре аша сеңдерә бит. Музейны без, һич тә көтмәгәндә, барып күрдек. Укучыларны газетабыз белән таныштыру максатыннан Арча районы Гөберчәк авылына килгәч, язучыга багышланган музейга кермичә китсәк, дөрес булмас, дидек. Мәһдиев музее инде ике дистә елга якын эшләп килә. Ә Мөхәммәт абыйның безнең арадан киткәненә 14 июнь көнне 25 ел булган.

Кызганыч, асфальтны үзе күрә алмады
– Язучының музее өчен 1996 елда махсус рәвештә бина салынып, 2000 елның 6 июленнән бирле халыкка хезмәт күрсәтеп килә. Музейның эшли башлаганына быел 20 ел була, – дип таныштыра үзенчәлекле музей эшчәнлеге белән Халидә ханым Габидуллина. Авылларда аерым шәхесләргә багышланган музейлар эшләп килү яңалык түгел түгелен. Әмма аларны бүген саклап калу да зур яңалык булырга тиеш. Биредә безгә экспозицияләр дә, язучының тормышын чагылдырган коллекцияләр дә бик ошады. Аларны Халидә Кыям кызы үзенчә үтемле итеп сөйли белә. Зур язучы буларак кына түгел, бигрәк тә шушы авыл кешесе, Мәһдиевның күршесе буларак та якын аңа Мөхәммәт ага! Музей эшчәнлегендә әледән-әле яңалыклар табуы, алар белән башкаларны кызыксындыру сәләтенә дә ия булып чыкты музей мөдире. Булганына гына риза булып утырмый, әллә нинди идеяләре бар. Матбугатта да әледән-әле чыгышлар ясап тора. Битараф булсаң, музейны шулай җылы һәм якты итеп саклап булмыйдыр ул.

Халидә ханым сөйли дә сөйли. Язучының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган һәрбер деталь истә кала. Музей залы үзе дә берничә бүлеккә бүленгән. “Беренче зал юллар темасы белән бәйле. Ни өчен диярсез, чөнки Мөхәммәт абый һәрвакыт әсәрләрендә юл темасын күтәргән кеше. Юл газапларын күп кичергән ул, аны әсәрләрендә дә тасвирлый. Мәкаләләр язганда да шуларны искә ала. Аның шушында туып үскәненә, бездә музее булганына, без – авылдашлары рәхмәтле булып яшибез. Без асфальт юлдан йөрү бәхетенә ирешә алдык. Кызганыч, ул инде аңарчы вафат булган иде. Чыннан да, юллар юк иде. Язын-көзен бу йорттан икенче каршы яктагысына чыгар өчен зур резин итекләр киеп чыгарга кирәк иде. Аннары Арча белән ике арадагы юл да бик начар булды. Хәзер, Аллага шөкер. Авылда музейга кадәр асфальт юл килүенә без бик рәхмәтле”, – ди ул.

Халидә ханым Гөберчәк авылы тарихы, шушында мулла булып билгеләнгән Мөхәммәтнең әтисе Сөнгатулла абыйның язмышын сөйли. Сикертән авылы егете Саба районының Түбән Симет кызы Рабига белән шушы авылда нигез корып, балалар үстерәләр. “Мөхәммәт абый туып-үскән йорт та исән-сау. Ул дача йорты булып санала, ул йортта Мөхәмммәт абыйның бертуган апасы Равия яшәде. Язучының кызы Гәүһәр апа да кайтып йөри. Авыл халкы, Сөнгатулла абый белән Рабига апага беркайчан да исем белән эндәшмәгән. Хөрмәт йөзеннән мулла абзый һәм абыстай дип кенә йөрткәннәр. Сөнгатулла абый безнең авылга килгәннән соң, умартачылык эшчәнлеген башлап җибәрә, башка эш кораллары белән бергә тәпәне, балкыргычы шушында сакланган. Бик укымышлы кеше була ул, Сатыш мәдрәсәсендә белем алган, Аннан Арчада татар-рус мәктәбендә укыган, армиягә киткән. …Биредә аның шәхси таягы саклана, анда Мәһдиевләр гаиләсенең гаилә тамгасы төшерелгән. Аны былтыр Төркиядән бер профессор килеп, өйрәнергә дип төшереп алып китте”, – дип сөйли Халидә ханым.
Мәһдиев китаплары нигә рус телендә юк?

“Атадан бала яшь кала, бик күп эшләр башкара”. Язучының кабер ташына язылган сүзләрнең мәгънәсен дә музейның бөтен экспозицияләре белән танышып чыкканнан соң аңлый башлыйсың. Әтисе 1937 елгы репресссиягә эләгеп, 1938 елда Казанның Черек күл төрмәсендә атып үтерелә. Шуннан башланган әтисез тормышта Мөхәммәт ага ниләр генә күрми. Менә бу агач чемодан белән Мөхәммәт абый педучилищега укырга йөри, ул чакта училище күрше Үрнәк авылында була. Менә моряк киемнәре. Егет офицер дәрәҗәсенә ирешә. Армиядән кайтканнан соң, Сеҗе мәктәбендә пионервожатый булып эшли, Казанбаш мәктәбендә тормыш иптәше Лилия апа белән таныша, шунда кызы Гәүһәр туа. Ул шул елларда мандолинада уйнарга өйрәнә.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*