tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хәйрия фонды оештырылды
SONY DSC
SONY DSC

Хәйрия фонды оештырылды

Самарfның “Прогресс-В” компанияләр группасы бинасында шагыйрь, рәссам, язучы Шәрифулла угылы Гакыйл Сәгыйровның мирасын саклап калу буенча хәйрия фондын оештыручылар җыелышы узды.

Илле елдан артык түшәктә бер хәрәкәтсез ятып, шигырьләр, хикәяләр, рәсемнәр иҗат иткән мәрхүм Гакыйл Сәгыйровның хөрмәтенә аның туган авылы — Иске Җүрәйдә музей ачу турындагы сөйләшүләр язын ук башланып китте. Шөкер, менә шушы очрашуларның нәтиҗәләре дә күренә башлады.

Музей ачу мәшәкатьләренең төп өлешен “Прогресс-В” компанияләр группасы президенты, Русиянең атказанган төзүчесе Вазыйх Мөхәммәтшин үз өстенә алды.

Җыелышта шагыйрь, рәссам, язучы Шәрифулла угылы Гакыйл Сәгыйровның мирасын саклап калу буенча хәйрия фонды оештырылып, аның Уставы кабул ителде һәм президенты итеп Вазыйх Мөхәммәтшин сайланды.

Фондның идарәсе дә булдырылып, анда түбәндәге кешеләр керделәр: Вазыйх Мөхәммәтшин, Наил Сәгыйров, Халидә Сәгыйрова, Миләүшә Газыйм, Тәнзилә Әһлиуллина. Рәисе — Вазыйх Мөхәммәтшин.

Шулай ук утырышта Попечительләр советы оештырылды. Анда түбәндәге кешеләр сайланды: Гакыйл Шәкүров, Рәйсә Шәкүрова, Илйас Шәкүров, Шамил Галимов, Фәрхәт Мәхмүтов, Идеал Галәветдинов, Нурзидә Фәйзуллина. Рәисе Фәрхәт Мәхмүтов булды.

Хәйрия фонды Самарның “Прогресс-В” компанияләр группасы бинасында (Чернореченский урамы, 50), 301 офиста урнашачак.

Ревизор итеп Рәфгат Әһлиуллин сайланды.

Документлар, нотариус аша үтеп, әзер булгач, алар юстиция министрлыгында һәм салым инспекциясендә теркәлеп, хәйрия фонды рәсми рәвештә эшли башлаячак һәм аның исәп-хисап счеты ачылачак.

Бер миллион сумнан артык торган проект-смета документларының төп өлешен Мөхәммәтшинның проектчылары ясады, бер өлешен Гакыйл абыйның туганы Наил Сәгыйров башкарды.

Очрашу барышында шулай ук шагыйрьнең басылмаган шигырьләрен нәшер итү турында сүз барды. Аллаһы теләсә, киләчәктә бу гамәлне дә тормышка ашыруга көч куелачак, дигән фикерләр яңгырады утырышта.

– Без Рәфгат Әһлиуллин белән Самар өлкәсенең мәгариф министры Владимир Пылевка мөрәҗәгатьнамә яздык. Ул өлкә мәктәпләре программасына Гакыйл Сәгыйровның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү буенча материаллар кертеләчәк, дип белдерде.

Ульян өлкәсе губернаторы Сергей Морозов бура белән ярдәм итәргә вәгъдә биргән иде.

Кошки районы башлыгы Виктор Титов Иске Җүрәйдә район музееның филиалын булдыру турындагы карар чыгаруын белгертте.

Шулай итеп, төрле юнәлешләрдә эш башланып китте. Аллаһы теләсә, озакка сузмыйча, музейны булдырырга тырышачакбыз, — диде Вазыйх Мөхәммәтшин.

Миләүшә ГАЗЫЙМ, 
«Сәлам» газетасы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*