tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Хәзинә” тапшыруы Ульяновскида
“Хәзинә” тапшыруы Ульяновскида

“Хәзинә” тапшыруы Ульяновскида

“Яңа гасыр” телеканалы эфирга чыга башлаган беренче көннәрдән үк халкыбызның бай һәм гыйбрәтле тарихы, гореф-гадәтләре һәм аның данлыклы шәхесләре  белән таныштырып бара. Еллар дәвамында телеканалның тапшырулар челтәрендә дистәләгән кызыклы һәм мавыктыргыч программалар барлыкка килде. Хәбәрчеләрнең юлы республиканың кечкенә генә авылларыннан башланып, Россия чикләрен үтеп ерак һәм якын чит илләргә кадәр барып чыга. Шушы көннәрдә генә күпләр тарафыннан яратып карала  торган “Әдәби хәзинә” тапшыруының иҗат төркеме 200 меңгә якын милләттәшебез гомер итүче , бай тарихлы Сембер-Ульяновск якларында булып кайтты.

Чыннан да, борынгы Сембер ягы татар әдәбияты  һәм сәнгате тарихына исемнәре алтын хәрефләр белән язылган шәхесләрне биргән сирәк төбәкләрнең берсе. Татарның дөнявый әдәбиятына нигез салучы, 19 нчы гасыр шагыйре Габделҗаббар Кандалый, беренче татар хатын-кыз журналист Зөһрә Акчурина-Гаспринская, СССРның халык артисты, язучы Габдулла Шамуковлар шундыйларның берничәсе генә…Аларның барысы хакында да өлкәнең татар мәдәнияте музеенда бай һәм кызыклы материал тупланган.

“Әдәби хәзинә” тапшыруларын әзерләүче иҗат төркеме  дә Сембер ягындагы беренче эш көнен әлеге музейдан башлап җибәрде.  Башлыча, мәктәп укучылары өчен эшләнә торган әлеге тапшыруларда мәктәп  программасына кергән язучылар һәм шагыйрьләр хакында сөйләнә.

Тапшыруны әзерләүчеләр   әнә шулай исемнәре татар әдәбияты тарихына кергән һәр язучы турында әле китапларга да кермәгән байтак яңа мәгълүматны туплап бирергә тырышалар.

Танылган шәхесләр туган, алар гомер иткән авылларда яшәүчеләр буыннан-буынга сөйләп калдырган, моңа кадәр китапларда язылмаган шактый гына кызыклы хәлләр хакында белергә була. Кандалый турында да авылдашлары байтак истәлекләр саклый.

Шунысы игътибарга лаек, тапшыруларны төшерүдә Ульяновск шәһәренең 55, 64 нче мәктәпләре, Димитровградның Г.Тукай исемендәге татар мәктәбе укучылары да катнашты.

Данлыклы  Акчуриннар яшәгән Зөябашы авылында  беренче татар хатын-кыз журналисты Зөһрә Акчурина да 1862 нче елда дөньяга килә. Ул әтисе Әсфәндиярның каршылыгына да карамастан, үз чорының танылган җәмәмгать эшлеклесе, журналист Исмәгыйль бәк Гаспринскийга кияүгә чыга. Исмәгыйль белән Зөһрәгә никах укылган, совет хакимитяте елларында да ябылмаган мәчет бинасы әле бүген дә авылдашларына хезмәт итә. Зөябашында Акчуриннар салдырган байтак йортлар сакланып калган. Дөрес, аларның бүгенге хәле бик аяныч, байтагы ташландык хәлдә тора.

“Яңа гасыр” каналының “Әдәби хәзинә” тапшыруын әзерләүче иҗат төркеме Ульяновск өлкәсендә берничә көн эшләү дәверендә төбәкнең танылган шәхесләре турында моңа кадәр билгеле булмаган байтак мәгълүматларны туплаган берничә тапшыру эшләделәр. Программаның режиссеры Зөлфирә Мөхәммәдиева белдергәнчә, әлеге тапшыруларны  язучылар үзләре туып-үскән төбәкләрдә әзерләүнең төп максаты да, ул тамашачыларга әлеге шәхесләр турында яңа фактлар, яңа табышлар хакында сөйләү.

“Әдәби хәзинә” программасының мөхәррире Әлфирә Мәһдиева сүзләренә караганда,  Габделҗаббар Кандалый һәм Зөһрә Акчурина турындагы тапшырулар агымдагы елның сентябрь-октябрь  айларында эфирга чыгачак.

Ә иртәгәдән Ульяновск өлкәсендә Татарстан фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре эшли башлачак. Ун кешедән торган экспедиция өлкәбезнең татарлар күпләп яши торган Иске Кулаткы, Чардаклы, Мәләкәс һәм Карсун районнарында булып, андагы  халык авыз иҗатын, фольклорын, кыскасы, еллар дәвамында учлап таратылган  рухи җәүһәрләребезне бөртекләп туплаячаклар. Һәм ике атналык хезмәт нәтиҗәсе булып киләсе елда “Сембер татарлары” дигән саллы гына фәнни хезмәт тә басылып чыгар дип көтелә.

                                                    Рамис Сафин,  Ульяновск өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*