tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хуҗа Хәсән үрнәк күрсәтә
Хуҗа Хәсән үрнәк күрсәтә

Хуҗа Хәсән үрнәк күрсәтә

Кеше үзенә һәйкәл куя аламы? Куя ала. Туры мәгънәсендә таш сын бастырып куюны күздә тотуым түгел. Миңа калса, киләчәк буыннарга мирас, өлге булырлык, замандашларың күреп горурланырлык гамәлең бар икән, үзеңә һәйкәл салып калдырдым дип исәплә.

Узган җомга көнне Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылында менә шундый күркәм һәйкәлне – Татарстан Республикасының Тау ягы татар керәшеннәре музеен ачу тантанасы булды. Әлеге хосусый музейны шушы авылда туып үскән, заманында республикабызның партия, хуҗалык органнарында эшләгән 83 яшьлек Вячеслав Данилов төзеткән. 214 квадрат метр мәйданлы, ике катлы бу затлы бинаны салдыру өчен бер пенсионерның гына акчасы җитте микән, дип аптырамагыз. Билгеле, ярдәм күрсәтүчеләр табылган. Берәүләр төзелеш кирәк-яракларын ташу өчен йөк машинасын биреп торган, икенчеләр җиһазлар алырга булышкан. Вячеслав абыйның Казанда «Премьер» ширкәтен җитәкләүче улы Эмиль булышмаса, билгеле, бу эш шактый елга сузылган булыр иде.

– Әлбәттә, музей бер-ике елда гына корылмый. Моны да тулыландырасы, баетасы бар. Соңгы елларда бик нык эзләнеп, архивларда «чокчынып» Вячеслав абый авыл тарихын язды. Рәхмәт хуҗахәсәнлеләргә: алар бирегә үзләрендә сакланып калган, әби-бабаларының истәлеге булган хуҗалык кирәк-яракларын, көнкүреш коралларын китерә. Мин моны күрше-тирә районнар өчен дә табыш дип саныйм. Безнең тирә-яктагы дүрт район кешеләре дә монда кызыксынып килер. Белүемчә, төрле музейларда, төрле экспозицияләрдә карендәшләребезнең тормыш-көнкүреше чагылыш тапса да, моңарчы кайда да булса  керәшен татарларының аерым, махсус музее юк иде әле. Менә беренче музей бездә ачылды. Аны булдыруга Вячеслав абый зур көч түкте, – диде Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм Вячеслав Даниловка район хакимиятенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Татарстан Республикасы Туган як тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе Альберт Борһанов исә Бөтендөнья Татар конгрессының «Татар халкына хезмәт иткән өчен» медален тапшырды. «Вячеслав абый – чын галим, бик үҗәт кеше. Хәер, үҗәтлек – галимнәрнең бер сыйфаты. Ул байтак еллар архивларда утырып, авылының тарихын, авылдашларының шәҗәрәләрен өйрәнде. Шул тырышлыкларының нәтиҗәсе буларак, «Хуҗа Хәсән – минем гомер бишегем», «Хуҗа Хәсән – әби-бабайларым нигезе» дигән калын-калын китаплары дөнья күрде.  Данилов бишенче, алтынчы, җиденче… буын бабаларының татар-мөселман булуын ачыклады, чукындыру тарихының катлаулы, фаҗигале сәхифәләрен замандашларыбызга җиткерде. Милләтебез төрле төркемнәрдән тора. Арабызда мишәрләр, типтәрләр, керәшеннәр бар. Кайберәүләр бик теләсә дә, бу хәл аерымлануга, бүленүгә сәбәп була алмый. Бу хәл – милләтебезнең байлыгын күрсәтүче бер билге генә. Озакламый илебездә халык санын исәпкә алу уздырылачак. Халкыбыз уяу, аң булса иде», – диде ул.

– Сез Мәлки керәшеннәре дигән төркемгә керәсез, – дип мөрәҗәгать итте үз чиратында хуҗахәсәнлеләргә тарих фәннәре докторы, Татар конгрессы каршында нәшер ителүче «Туган җир» журналының баш мөхәррире Дамир Исхаков. – Үз вакытында мин бу тирәләрне йөреп өйрәнгән идем. Бу якларның халкы нигездә 16-17 гасырларда чукындырылган. Мамадыш якларыннан аермалы буларак, сезнең телдә мишәр шивәсе элементлары сакланып калган. Сез – олы татар халкының аерылгысыз бер өлеше, бер бизәге. Тырышып эшлисез, матур яшисез, гореф-гадәтләребезне, борынгы телебезне, җырларыбызны онытмыйсыз. «Кайбыч» сүзенең тамырында «кай» сүзе ята, заманында шундый төрки-татар кабиләсе булган. Биредәге су, җирлек атамаларында бик борынгы төрки-татар тамырлары  сакланган. Сез – биредә яшәүче бик борынгы, батыр халык.

Батыр халык, моңлы, җырлы халык дигәннән. Музейга кергәч, исем китте. Бу авылдан бик күп хәрбиләр чыккан икән. Подполковник, полковникларны әйткән дә юк. Үзләренең генераллары да бар. Бөек Ватан сугышы вакытында Сталинград янында фашистлар белән бил алышкан генерал-майор Александр Чернов сугыштан соң Төньяк Кавказ хәрби округында хезмәт иткән. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә укытучы Владимир Мироваев, әйтергә генә җиңел, дүрт йөзләп җыр, композиция авторы икән. Аның кызы Диларә «Алабуга» җыр һәм бию ансамбле оештырып республика, ил конкурсларында гына түгел, халыкара ярышларда да мактаулы исемнәр яулаган. Музей ачылу тантанасына ишле Мироваевлар бөтен гаиләсе һәм шушы «Алабуга» ансамбле белән кайтып, хуҗахәсәнлеләргә тагын бер бәйрәм ясады. Ансамбль музей ачылу тантанасында гына чыгыш ясамыйча, авылның яңа гына төзекләндерелгән мәдәният йортында менә дигән концерт күрсәтте.

Ул көнне, мөгаен, Вячеслав абыйдан да бәхетле кеше булмагандыр. Менә бит ничә еллар күңелендә йөрткән хыялы тормышка ашты: авылның бик матур урынында, мәктәп ихатасына кергән төштә, уңъяк кулда, хоккей мәйданчыгы янында бик күркәм музей бинасы сафка басты. «Инде син канәгатьтер?» – дим. Канәгать, дип елмайса да, бер изге теләге тормышка ашып бетмәгән икән. Авылның үзәк урамына Бөек Ватан сугышында катнашкан апасы Ольга Данилованың исемен бирү турындагы тәкъдимен авылдашлары хуплап чыкса да, җирле үзидарә карары гамәлгә ашып бетмәгән, район советы карары белән хупланып, йорт-капкалардагы элмә такталарга язылмаган икән әле.

Шунысын да әйтми кала алмыйм. Ни гаҗәп: музей ачылу тантанасында Татарстан Мәдәният министрлыгыннан да, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтыннан да вәкилләр күренмәде. Тарих институтында керәшеннәр бүлеге бар лабаса. Мәдәният министрлыгы өчен дә мондый музей ачылу республикабыз халкына бер бүләк дип кабул ителергә тиеш, миңа калса. Тора-бара бу музей дәүләт статусын алмый калмастыр шәт.

 Рәшит Минһаҗ

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*