tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хыялы тормышка ашкан кеше бәхетле
Хыялы тормышка ашкан  кеше  бәхетле

Хыялы тормышка ашкан кеше бәхетле

Авыл клубларында, китапханәләрдә әдәби кичәләр үткәрү гадәте үткәннәрдә калган дип саналса да,  чыгармалар һәм көтелмәгән кызыклы ачышлар да булып тора.

Башкортостанның Чакмагыш районының Тозлыкуш авылында  Люция Аблиеваның иҗат кичәләре шундый “чыгарма”ларны да узып китте.  Узган елда Люция ханымның шигырь китабы чыгуга багышланган кичә 7-8 сәгать дәвам иткән иде. Бу юлы исә очрашуның мәгънәви тирәнлеге һәм мәдәни форматы тагы камилрәк килеп чыкты.

Авыл  китапханәсендә  шагыйрә белән очрашуга укытучылар, мәктәп укучылары,  шигърият сөюче  авылдашлары, туганнары җыелды. Өстәлгә  чигүле сөлгеләр,   Люция Аблиеваның әнисе  Миннехәят апа Бәдретдинованың  фотосурәте,  халкының милли ризыгы – чәкчәк куелган.  “Хыялы тормышка ашкан  кеше  бәхетле” дигән күргәзмәгә шагыйрәнең Башкортстан,  Татарстан  матбугатында басылган әсәрләре урнаштырылган.  Равиль Фәйзуллин, Галимҗан Гыйльманов, Камил  Кәримов, Данил  Сәлихов, Ленар Шәех, Рамис Аймәт, Халисә Ширмән, Гөлназ Шәйхи, Нәбирә Гиматдинова, Фәнил Гиләҗев, Булат Ибраһим һәм башка иҗатчыларның  авторгафлы китапларыннан бай күргәзмә  оештырылган. Бу китапларга авторларның имзаларын куйдырып Тозлыкуш китапханәсенә алып кайтучы дә Люция Аблиева.

“Туган тел” җыры белән башланган кичәдә китапханәче Гөлнара Сәхибгәрәева якташ шагыйрә иҗаты турында сөйләде һәм әдибәнең үзенә  сүз бирде.

Шагыйрә залда утырган балаларга мөрәҗәгать итеп, аның иҗатыннан  белгән шигырьләрен укуларын үтенде. Баксаң, шагыйрә  апаларының  шигырьләре гади генә түгел. Азык-төлек әзерләү, пешеренүгә  багышланганнары бар. Булат  Йосыпов мәсәлән, “Коймак”, Аделина Ялаева “Печенье”, Азалия Латыйпова “Бәлеш”, Ильяс  Мусин  “Чәкчәк”, Илшат Әхияров “Светофор” шигырьләрен  сәнгатьле укып  ишеттерде.  Кичәне моңлы җыры белән  Ильвир  Әхияров  дәвам итте.

“Их, Тозлыкуш, Тозлыкуш
Кушсаң алма, алсаң куш.
Иң гүзәл гөлгә генә тиң
Синдәге хәят-тормыш.”, – дигән юллар шагыйрәнең  туган  авылына  багышлап язылган “Тозлыкуш” җырын Марсель  Мохтаров  бик  матур  итеп  тамашачы хөкеменә җиткерде.  Туган авыл гимнлыгына лаеклы бу җыр!

Люция ханымның  30 дан  артыграк  шигырен композиторлар көйгә  салган,  аларны ике  республиканың  билгеле  җырчылары башкара. Элекке елларда Люция ханымның  “Сөюемнең   тәңресе” дигән китабының  исем  туен  зурлап  үткәргән  иделәр. Автор беренче китабын  якын кешеләре – мәрхүмә әнисе  Хәят  Зәки  кызы һәм әтисе  Мәснәви  Бәдретдин  улы Бәдретдиновларның  якты истәлегенә  багышлаган иде.  Китап  Галимҗан  Гыйльмановның  “Бу шигъриятнең  исеме – мәхәббәт” дигән кереш сүзе белән башлана. Шигырьләр чыннан да мәхәббәт турында.

Шуңа өстәп китапка кертелгән “Авыл  чишмәсе”, “Гөберле кое”, “Аерма чишмәсе”, “Чишмә  башы” һәм башка шигырьләрдә  туган як темасы матур итеп ачылган.

Ә быелгы кайтуында  Люция ханым иҗади күчтәнәч итеп    “Гөнаһ шомлыгы” дигән яңа китабын  алып  кайткан.  Китапка кереш сүзне танылган язучы-сатирик Камил  Кәримов язган.

Бу китапка кертелгән шаян  шигырьләрдә гамьсез чиновниклар, тормыш җитешсезлекләре  сурәтләнә. Китапны автор  әнисенең  әтисе, ягъни бабасы Зәки Латыйповка багышлаган.  “Ул  безне,   тәртәдән чыкмаска өйрәтте.  Кайчакта оныкларына кисәтеп-шаяртып  “гөнаһ шомлыклары” дип  әйтә иде”, – ди.  Шуны искә алып  китап “Гөнаһ шомлыгы” дип  аталган.

Чакмагыш  чаткылары” әдәби берләшмәсе  җитәкчесе  Рәзифә  Сәхапова тиздән нәшер ителәчәк “Чакмагышым, сиңа кайнар  сәламем” дигән китапка шагыйрәнең “Тозлыкуш”, “Чишмә  башы”, “Яшьләр урамы” шигырьләренең  керүен  әйтте.

Тозлыкуш  авыл  биләмәсе  башлыгы Зөлфия Мөбәрәк  кызы Камалова авыл, күмәк хуҗалык    ирешкән уңышлар, тирән эчтәлекле, шундый матур  кичәләрнең биредә еш  үтеп  торуы хакында горурланып сөйләде. Люциянең  әнисе  Миннехәят  апаның да заманында данлыклы “Әхирәтләр” клубының  иң актив әгъзаларының  берсе  булуын  да әйтеп  узды. Район Советы депутаты Әлфизә  Гайсина, гомерен  мәктәптә  пионервожатый булып  эшләргә  багышланган  Зилә  Зыязова, урыс һәм татар телләреннән белем биргән  укытучы Розалия Закирова һәм башкалар әдәби кичәдә чыгыш  ясадылар. Мәктәп директоры Резида Әюпова  моңлы  җыр  башкарды. Шагыйрә үзен  шигърият  бакчасына алып  кереп  китүче  Фәридә  Камалова, Әфидә  Еникеева, Люция Каюмова, Венера Кәбирова, Зилә  Камалиева кебек остазларына зур рәхмәт  белдерде.

Люция Мәснәви кызы кече яшьтән оста бии дә, җырлый да, шигырь дә сөйли. Әмма ул тормышта хокук белгече язмышын сайлый. Уфада университетның хокук  факультетын тәмамлагач, җитди оешмаларда юридик хезмәт күрсткән.  Берничә ел элек кызлары Голназ Казанга укырга кергәч, Люция Аблиевада Татарстанга күчкән. Анда монополиягә каршы хезмәт күрсәтү идарәсендә, техниканы күзәтү буенча (“Гостехназор”) Татарстан оешмасында хезмәт куйса да, әдәби иҗаттан аерылмый. Люциянең исеме шигърият өлкәсендә,  дәүләт  хезмәтендә  ирешкән  уңышлары өчен  2016 елда Казанда нәшер  ителгән  “Татарстанның  эшлекле хатын-кызлары” исемле китабына да кертелгән.

Социаль  челтәрдә   теркәлеп, Люция ханым шигырьләрен  интернетка чыгара. Тиз арада үз  укучылары, аның  шигырьләрен  яратучылар  табыла.  Аның иҗатына  табынучылар төрле төбәкләрдә, илләрдә яши. Туган ил, туган  җир, туган  як,  мәхәббәт турында, балалар өчен, балалар  хакында да күп  яза ул,  шигырьләре белән  иҗади конкурсларда катнаша  һәм җиңүләр яулый. Люция Әблиеваның  шигырьләре ике  республиканың да матбугат  басмаларында да даими дөнья күреп килә. Аның әсәрләре бик күп әдәби бәйгеләрдә җиңеп чыга яки призлы крыннарны ялы. Узган елда Люция Аблиева “Казан утлары” журналының каләм тибрәтүчеләр арасында  оештырган конкурсында югары бәя алды.Аның хикәяск Башкортостан татар яшьләренең “Өмет” газетасы конкурсында җиңеп чыкты.

Л. Әблиеваның “Сөембикә” журналында октябрь  аенда басылган “Кем  кызы син?” хикәясе –  үзе генә  дә  тормышта фәһем алырлык  тәэссоратлы сәнгать  әсәре!

Шагыйрә белән очрашу кичәсе берничә сәгать  дәвам итте. Ләкин мондый кызыклы чаралар Тозлыкута гына түгел, башка авылларда үтә.

Туган ягына бу кайтуында Люция Аблиева район үзәгенә барып андагы балалар приютыне кереп, ата-анасыз калган балларның хәлен белешә, аларга бүләкләр бирә, җырлар, шигырьләр ишеттерә. Чакмагыш районы авылларында матур мәдәни һәм әдәби  кичәләр үткәрү традициясе гадәткә керә.

Талантлы шәхесләр һәр кайда очрап тора. Алар үз туган якларында Люция ханым кебек мәдәни-агарту чаралары алып бара алыр иделәр. Иҗади фантазиягә чикләр юк! Казанда техниканы күзәтү (“Гостехназдор”) идарәсенең еллык утырышында үз чыгышын Люция Аблиева татарча шигырь калыбына салып, һәр райондагы технадзор  кешеләренә аерым шигырь юллары багышлагач,  җәмәгатьчелек шак каткан иде.  Карагыз:

 

Иҗтимагый тормышта, рәсми даирәдә татарча чыгыш ясау, шигъри сүз белән тормышны чагылдыру бигрәк тә тансык. Мондый “сюрпризлар” ешрак очрап торса иде!

Зирена Бәдретдинова.
Рәзифә  Сәхапова  фотолары.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*