tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Идел йорт” бәйгесе башлана
“Идел йорт” бәйгесе башлана

“Идел йорт” бәйгесе башлана

Татарстан Мәдәният министрлыгының 2018 елга төп чаралары планы нигезендә, 8-14 октябрь көннәрендә Казанның Ленин исемендәге мәдәни үзәгендә һәм “Юность” мәдәни үзәгендә Шамил Закиров исемендәге “Идел йорт” XVIII театраль коллективлар төбәкара бәйгесенең йомгаклау туры узачак.  Анда 20 үзешчән театраль коллектив катнаша. 8 октябрь көнне Ленин исемендәге мәдәни үзәгендә бәйгенең тантаналы ачылышы булачак.

Шамил Закиров исемендәге халык театр коллективларының
«Идел йорт» конкурсының йомгаклау туры спектакльләре

Казан шәһәренең Ленин исемендәге Мәдәни-ял итү комплексы (Копылов урамы, 2А)

08.10.2018 ел., 18.00

Актаныш районы, Иске-Сәфәр авылы мәдәният йортының халык театры,
«Әниемнең ак күлмәге» Шәриф Хөсәенов.
Режиссер: Нур Хөсәенов.

09.10.2018 ел., 18.00

Башкортстан республикасы, Зөфәр Солтанов исемендәге Дүртөйле татар халык театры, «Күршеләргә кунак килде» Наҗар Нәҗми.
Режиссер: Азамат Гыйлманов.

10.10.2018 ел., 18.00

Яшел Үзән шәһәре үзешчән музыкаль театры,
«Смехалион» борынгы грек комедиографы Плавтның әсәрләре нигезендә.
Режиссер: Евгений Казанцев.

11.10.2018 ел., 18.00

Азнакай шәһәре район мәдәният йортының халык театры,
«Илгизәр + Вера» Туфан Миңнуллин.
Режиссер: Гөлсинә Җамалиева.

12.10.2018 ел., 14.00

Мөслим район мәдәният йортының халык театры,
«Яшь йөрәкләр» Фәтхи Бурнаш.
Режиссер: Зөлфия Фәхретдинова

12.10.2018 ел., 18.00

Саба район мәдәният йортының «Балкыш» театраль коллективы,
«Ай күлгә сыенганда» Гөлсинә Галимуллина.
Режиссер: Айрат Зиннуров.

13.10.2018 ел., 14.00

Арча район мәдәният йортының «Җидегән чишмә» халык театры,
«Балакайларым» Әнгам Атнабаев.
Режиссер: Гафур Каюмов.

13.10.2018 ел., 18.00

Бөгелмә татар мәдәнияте үзәгенең халык театры,
«Гөргери кияүләре» Туфан Миңнуллин.
Режиссер: Флюра Шәрипова.

14.10.2018 ел., 14.00

Чирмешән район мәдәният йортының халык театры,
«Кыр казлары артыннан» Илдар Юзеев.
Режиссер: Рушания Шакирова.

14.10.2018 ел., 18.00

Казан дәүләт аграр университетының «Тургай» студентлар халык театры,
«Галиябану» Мирхәйдәр Фәйзи.
Режиссер: Роберт Галеев.
Казан шәһәренең «Юность» мәдәният комплексы (Химиклар урамы, 11)

15.10.2018 ел., 18.00

Түбән Кама районы, Каенлы авылы мәдәният йортының «Тамаша» халык театры,
«Табылдык» Рәмзия Хөсәенова.
Режиссер: Разия Якупова.

16.10.2018 ел., 18.00

Әлмәт районы, Яңа Кәшер авылы мәдәният йортының халык театры,
«Син сандугач, мин ‒ каен» Фоат Садриев.
Режиссер: Асия Харисова.

17.10.2018 ел., 18.00

Менделеевск районы, Бизәк авылы мәдәният йортының «Елмай» театраль коллективы
«Итәкле кияү» Аманнулла.
Режиссер: Гүзәлия Гомәрова.

18.10.2018 ел., 18.00

Әтнә районы, Олы Мәңгәр авылы мәдәният йортының халык театры,
«Саташу» Туфан Миңнуллин.
Режиссер: Рафис Сәлахетдинов.

19.10.2018 ел., 14.00

Балтач район мәдәният үзәгенең халык театры,
«Казан егетләре» Мансур Гыйләҗев.
Режиссер: Галия Йосыпова.

19.10.2018 ел., 18.00

Апас район мәдәният йортының халык театры,
«Әлдермештән Әлмәндәр» Туфан Миңнуллин.
Режиссер: Земфира Мөхәммәтшина

20.10.2018 ел., 14.00

Ульян шәһәре татар мәдәнияте үзәгенең Бари Тарханов исемендәге театраль коллективы, «Көз» Гаяз Исхакый.
Режиссер: Гөлия Сәлахетдинова.

20.10.2018 ел., 18.00

Буа район мәдәният йортының «Яктылык» халык театры,
«Язмыш сынавы» Зифа Кадырова, Ркаил Зәйдулла.
Режиссер: Зөхрә Талипова.

21.10.2018 ел., 14.00

Русский народный театр «Эксперимент» Чистопольского района,
«Ох, уж эта Анна!» М.Камолетти.
Режиссер: Ирина Пискунова.

21.10.2018 ел., 18.00

Бавлы районы Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортының халык театры,
«Хаҗи әфәнде өйләнә» Шәриф Камал.
Режиссер: Сәгыйт Әхмәтҗанов.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*