tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ике аккош” соклангыч югарылыкта оча!
“Ике аккош” соклангыч югарылыкта оча!

“Ике аккош” соклангыч югарылыкта оча!

Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада бик күп эшләр башкарыла.

«Ике аккош» республика конкурс-фестивале җиңүчеләренең гала-концерты Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә узды.

Традицион музыкаль проект Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фәридә Кудашева һәм БАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты Бәхти Гайсин иҗатына багышланды.

Бу бәйрәм фойеда ук башланды. Анда Фәридә Кудашева белән Бәхти Гайсинга багышланган кул эшләнмәләре күргәзмәләре оештырылган иде. Килгән кунакларны гармун тавышы, дәртле биюләр каршы алды.

Сәхнәдә яшь артистлар белән бергә башкорт һәм татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясады. Сәхнә түренә 10 яшьтән 70тән өстәгеләр күтәрелде.

Чара Башкортстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы, “Башкортстан халыклары ассамблеясе”, Башкортстан халыклары дуслыгы йорты, Авыргазы һәм Чишмә районнары хакимиятләре ярдәме белән оештырыла.



kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*