tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илгиз Шәкүров: гомеремне иҗат дөньясына багышлыйм
Илгиз Шәкүров: гомеремне иҗат дөньясына багышлыйм

Илгиз Шәкүров: гомеремне иҗат дөньясына багышлыйм

Бу көннәрдә Башкортстан Республикасының Мишкә районында яшәүче Илгиз Сахил улы Шәкүров үзенең 25 еллык иҗадына багышланган кичәләр үткәрә. Шундый чараларның берсе Уфа шәһәренең “УМПО” Мәдәният сараенда гөрләп узды. Сәхнәдә аның белән бергә Флера Шәрипова, Резеда Әминева, Фәрваз Урманшин кебек республикада танылу алган җырчылар чыгыш ясады.

Илгиз Сахил улы – җырчы, композитор гына түгел, иҗтимагый эшләрдә дә актив катнашучы шәхес. Хәзерге вакытта ул Башкортстан татарлары конгрессының Мишкә районы бүлеген җитәкли.

Юбилярны котларга якташлары, төрле иҗтимагый оешмалардан вәкилләр килгән иде. Алар арасында Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиллегеннән Алик Локманов белән Әльмира Ногманова да бар иде. Алар Илгиз Шәкүровны иҗади уңышлары белән котлап чыгыш ясады һәм бүләккә китаплар тапшырды.

Один комментарий

  1. Кадерле Имаметдин

    Эфэриннэр, Илгиз энем!
    Мин узем дэ шул Мишкэ ягы кешесе. Узем дэ ижтимагый тормыш белэн яшим – Татар ижтимагый узэге кешесе. Синен этиенне бераз белэ идем. Синен концертларынны тынлаган бар бераз. Бабай авылы сабан туенда.
    Мишкэдэ татар Конгрессын житэклисен икэн, бик мэслихэт! Элекке елларда Мишкэдэ ТИУ кешелэре байтак иде. ТИУ эше дэ алга киткэн иде… Шушы эшне дэ янадан кутэреп булмас микэн. Кешелэре табылса. Без бит тошеп калганнардан тугел…
    Кадерле Имаметдин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*