tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Илһамлы мизгел” бәйгесе
“Илһамлы мизгел” бәйгесе

“Илһамлы мизгел” бәйгесе

Каләм тибрәтүче дуслар! “Кызыл таң” нәшрияты канаты астында нәшер ителүче “Тулпар” журналы быел “Илһамлы мизгел” әдәби конкурсын игълан итте. Анда кыска күләмле лирик проза әсәрләр (нәсер, парча) авторлары катнаша ала.

Иҗади бәйге ел ахырына кадәр дәвам итеп, йомгак киләсе елда журналның 1нче санында ясалачак. Җиңүчеләрне Дипломнар, истәлекле бүләкләр көтә.

Тәкъдим ителгән әсәрләрнең жанр таләпләренә җавап бирүе, заман рухын чагылдыруы мөһим. Нәсер, парчаларның күләме 4 биткә кадәр (“Arial” шрифты, юллар 1 интервал аша, шрифт үлчәме – 12) була ала. Язмаларның электрон нөсхәсе, автор хакында кыскача белешмә, фотосурәт кирәк булачак.

Әсәрләр һәм аларның электрон нөсхәләре безнең “Кызыл таң” нәшриятында (Уфа шәһәре, Октябрьнең 50 еллыгы урамы, 13нче йорт (“Матбугат йорты”), 6нчы кат, 612нче бүлмә) яисә [email protected] электрон адресы буенча кабул ителә.

http://kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*