tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ИлСафтан яңа елның беренче тамашасы – “Хыял дөньясында”
ИлСаф
ИлСаф

ИлСафтан яңа елның беренче тамашасы – “Хыял дөньясында”

Ноябрь аенда Татарстанның атказанган артисты, күпләрнең яраткан җырчысы ИлСаф үзенең иҗат төркеме белән Татарстанның Апас, Кайбыч, Тәтеш, Кама Тамагы, Буа районнарында һәм Чувашиянең Балтай һәм Байкисәк кебек татар авылларында үзенең “Хыял дөньясында ” дигән программасы белән гастрольләрдә булды.

Әле бу тамашаны Казан тамашачысы күрергә өлгермәде. Традиция буенча ИлСафның концертлары 5-6 гыйнварда Г.Тукай исемендәге филармония концертлар залында үтәчәк. Җырчының иҗатын яратканнар яңа җырлар ишетә, яңа тамаша карый алачак. Ә ел башыннан ул Татарстанның Әтнә, Арча, Теләче, Чистай, Балтач район үзәкләрендә, Киров өлкәсенең Нократ Аланы районы Урта Шөн авылында, Сосновка шәһәрендә, Мари Эль республикасының Бәрәңге районы Мазар башы авылында, Волжск шәһәрендә чыгыш ясаячак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*