tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Индус Таһиров Татар мәдәнияте үзәге ачылуы татарларны мәңгеләштерә дип саный
Индус Таһиров Татар мәдәнияте үзәге ачылуы татарларны мәңгеләштерә дип саный

Индус Таһиров Татар мәдәнияте үзәге ачылуы татарларны мәңгеләштерә дип саный

Тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Индус Таһиров Татар мәдәнияте үзәге ачылуы татарларны мәңгеләштерә дип саный. Бу фикерен ул бүген Россия кооперация университетының Казан кооператив институтында Татар мәдәнияте үзәге ачылышында әйтте.

Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева әйтүенчә, Татар мәдәнияте үзәген булдыру – аларның күптәнге хыялы. “Былтыр безнең күп кенә шундый очрашу узды, балалар тарихлары белән кызыксына башлады. Бу безнең өчен бик яхшы гамәл. Без аны күтәреп алдык һәм шундый үзәк ачарга уйладык. Татар теленә мәхәббәт тудыру – ул тәрбия мәсьәләсе. Балалар кызыксынгач, без шундый җавап бирергә уйладык”, – диде ректор.

“Шушының кадәр затлы кешеләр белән очрашу – үзе бер бәхет. Аларның эшчәнлеге – ул киләчәгебезгә юл ачу дигән сүз. Ул юл – сезнең институтыгыз. Бу үзәкнең ачылуы – татарны мәңгелеккә илтә торган факторларның берсе. Бүген шушындый үзәк ачыла икән, үзәктә шушындый гамәлләр кылына икән, димәк, татарлар – мәңгелек”, – диде тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Индус Таһиров.

Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Фәйзуллин мондый үзәкләр алга таба бу институтта гына түгел, башка уку йортларында да җәелер, көчәер дигән теләктә калды. “Алсу ханым, сез чарага рух бирдегез. Яшисе килә башлады. Өметләр уята торган бу эшләр хәерле булыр дип уйлыйм. Татар халкы өчен нәрсәдер эшләү өчен сәбәп эзләргә кирәкми”, – диде Равил Фәйзуллин.

Филология фәннәре докторы, профессор, академик Мирфатыйх Зәкиев институт ректоры Алсу Нәбиевага зур рәхмәт әйтте. “Мондый оешмалар төзү җиңел эш түгел. Аның өчен үзеңнең батырлыгың да, нәрсәдер эшләргә омтылышың да, шул эшне башкарып чыгарга көчең дә булырга тиеш. Шушындый чараларны оештыручы кешеләр булуы – татар халкын саклауның бер бик зур юнәлеше”, – диде Мирфатыйх Зәкиев.

Филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнеголов әйтүенчә, татар үзен үзе кайгыртмаса, аның хакта башка беркем дә кайгыртмаячак. “Мин мондый үзәк ачылуын, монда халкыбызның асыл уллары-кызлары җыелуын бик тә күркәм күренеш дип саныйм. Бу – безнең изге, олы эшебезнең башлангычы булсын иде. Алга таба да бу эш дәвам итеп, квадрат рәвешендә генә калмасын, кубка күтәрелсен иде”, – диде ул.

Үзәктә борынгы Корьән, татар халкы тарихы һәм мәдәнияте чагылган фотосурәтләр, шамаил үрнәкләре, XIX-XX гасырлар көнкүреш кирәк-яраклары җыелган музей эшли. Музейда 60 экспонат һәм 20 репродукция тупланган. Алар арасында Г.Исхакыйның тавышы яздырылган аудиоязма, рәссам-хаттат Н.Нәккаш иҗат иткән Ш.Мәрҗани һәм Г.Тукайның нәсел агачлары, татар халкының 100 бөек эшлеклесе фотолары җыелган альбом бар.

Казан кооператив институты Татар мәдәнияте үзәге белем бирү эшчәнлеге белән дә шөгыльләнәчәк – монда татар теле өйрәтү курслары ачу планлаштырылган. Укыту төрле ихтыяҗларга туры китерелгән белем бирү программалары буенча алып барылачак – көнкүрештә кулланыла торган тел бер төрле формада, ә, мисал өчен, әдәби яисә эшлекле татар теле икенче төрле формада укытылачак.

Динә Йосыпова

Один комментарий

  1. Бик тә кирәкле, күркәм гамәл! Һәр җан иясенең күңеленә үтә алырлык очрашуны, кечкенәдән үк миллилек тәрбияләү шарты белән, Яшел Үзән муниципаль районы Г.Тукай исемендәге милли-мәдәни үзәге, шәһәр бакчаларында: “БАЛАҢ БӘХЕТЕ – ТЕЛЕҢДӘ”, ә мәктәпләрдә: “ТЕЛ МИЛЛӘТНЕҢ – АНАСЫ” дигән проектлар белән, һәр бакчада, һәр мәктәптә татар балаларының ата-аналар җыелышларын системалы уздыру нәтиҗәсендә районның милли-мәгариф системасын булдырдык та, (2017 елда) җимердек тә. Республика җәмәгатьчелеге нишләптер читләтеп үтте, кирәксенмәде, ә районнарда да шундый милли-мәдәни үзәкләре булдырылса, һичшиксез, милләттәшләребез арасында ышаныч туачак. Бигрәк тә, безнең ише урыс районында, шәһәрләрдә бик тә кирәкле һәм МИЛЛИ МОХИТ тудыру – МӨҺИМ ЧАРА!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*