tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Интернетта Тукай белән Муса Җәлилне җанландырган клип пәйда булды
Интернетта Тукай белән Муса Җәлилне җанландырган клип пәйда булды

Интернетта Тукай белән Муса Җәлилне җанландырган клип пәйда булды

YouTube видеохостингындагы Seyere каналында «Рәхмәт сиңа!» дип аталган яңа клип пәйда булды. Анда Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Муса Җәлилнең фотолары «җанландырыла», ягъни сурәтләнгән кешеләр күзләрен ачалар-йомалар, елмаялар. Клипны дизайнер, татар телен өйрәтүне максат итеп куйган күпсанлы проектлар авторы Илдар Әюпов ясаган.

«Идеясе дә, көе дә, сүзләре дә, аранжировкасы да үземнеке», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Илдар Әюпов. Музыканы әзерләүгә көнбатыштан тавыш режиссеры җәлеп ителгәнен әйтте. Музыкада “Рәхмәт сиңа” дип жырлый торган сэмпл ишетелә — ул Зөһрә Сәхәбиева башкаруында Рөстәм Яхинның “Рәхмәт сиңа” романсыннан алып үзгәртелгән өзек.

«Без элекке фотолардан гына күреп белгән татар шәхесләрен тере вариантта ясыйсы килде, шуңа без махсус технология кулландык», — диде идея авторы. Ул бигрәк тә Тукай белән Җәлилне тере килеш күрсәтәсе килүен әйтте.

Клипта, Тукай, Исхакый, Җәлил фотоларыннан тыш, балетчы Рудольф Нуриев, хоккейчы Данис Зарипов, Салават Фәтхетдинов, Минтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов һәм Алинә Заһитова фотолары кулланылган. Илдар Әюпов клипка тагын Хәния Фәрхи, Мөхлисә Бубый образларын кертү турында да уйланганын әйтте. «Бәлки, җырчы Алсуны да кертәсе булгандыр», — диде ул.

Клиптагы текст, Әюпов әйтүенчә, аерым бер вакыйгага бәйләнмәгән. «Гомуми уйланулар», — дип аңлатты ул.

Алсу Исмәгыйлева

tatar-inform.tatar

Один комментарий

  1. Идиатулла

    Ссылку на видеоролик то дайте пожалуйста….

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*