tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Инза татарлары фольклоры
Инза татарлары фольклоры

Инза татарлары фольклоры

Татар мәдәният үзәге карамагында эшләп килүче «Урама» фольклор коллективының cәнгать җитәкчесе Алсу Әлмәтова Инза районы Дракино авылында узган Сабантуйда өлкән яшьтәге апаларның җырларны үзенчәлекле итеп башкарулары, сөйләм, бию формаларын күреп кайтуы, шушы җирлекнең халык авыз иҗатын өйрәнәсе килүе турында җиткергән иде.

Яшь, өметле җитәкчегә җирле татар фольклорын өйрәнүдә hәм үстерүдә ярдәм итү ниятеннән чыгып, Инза район мәдәният бүлеге башлыгы, районның татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Наилә Нугаева hәм җирле «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Илүсә Коломак белән элемтәгә кердем. Нинди йомыш икәнен белгәч, алар бик теләп риза булдылар hәм Инзага милләттәшләребез белән очрашуга чакырдылар. Татар җанлы җитәкчеләр безне урамда ук каршы алдылар.

Наилә Нугаева иң башта күптән түгел генә сафка бастырылган заманча культура учагы – районның Мәдәният үсеше үзәге эшчәнлеге, аны төзү тарихы, хәзер нинди чаралар үткәрелүе турында тәфсилләп сөйләде. Ә очрашуыбыз шушы үзәк бинасында урнашкан китапханә мәйданчыгында узды, аның кунакчыл хуҗабикәсе – китапханәче Елена Половова безне ачык йөз белән, ихластан елмаеп, рәхим итегез, дип каршылады.

Истәлекле, зарыгып көтеп алган очрашуны Мәдәният үсеше үзәге җитәкчесе Наилә Нугаева башлап җибәрде. Аннары «Ак калфак» оешмасы рәисе Илүсә Коломак өлкәннәрне hәм кунакларны бәйрәм белән котлады. Мәдәният тармагы ветераны, Чардаклы районы «Ак калфак» оешмасын әйдәп баручы Гөлсинә Герасимова да җылы тәбрикләү cүзләрен ирештерде.

Очрашуыбызның төп максаты татар фольклорына бәйле практик hәм методик чараларны бергәләп барлаудан гыйбарәт иде. «Урама» ансамбле җитәкчесе Алсу Әлмәтова Инза ягы татарларының башкару мотивлары, сөйләм теле, кич утырулар, милли гореф-гадәтләр hәм йолалар турында күп кенә фольклор материаллары яздырып алды, ә ансамбльнең иң актив әгъзасы, безнең оста машина йөртүчебез Зөлфия Макаева видеоматериаллар җыйды.

Зөлфиябез Дракино авылында көн күргән гаиләләрнең шәҗәрәләрен ун буынга кадәр өйрәнеп, бай эчтәлекле китап чыгарган. Танылган краевед Марат Зәбиров hәм 40 ел гомерен балаларга физика фәнен укытуга багышлаган Рәхим абый Зебиров белән әңгәмәләр корды, татар телен балаларга факультатив рәвешендә укытучы Наилә  Ибәтуллованың эш алымнарын видеога төшерде. Ә Гөлсинә Герасимова халык уен кораллары — музыкаль инструментлар белән таныштырды.

Балаларның кубыз белән кызыксынуы, шунда ук уйнап карарга, практик формада җырларга тырышулары сокландырды. Алар кул сугып көйне бизәү формаларын бик теләп башкардылар. Без инзалыларга данлыклы драматург Туфан Миңнуллинның «Әниләр hәм бәбиләр» спектаклен сәхнәгә кую буенча методик ярдәм дә күрсәттек. Бүген алар бөтен көчләрен hәм тырышлыкларын куеп, шушы спектакльне халыкка тәкъдим итәргә hәм ноябрь аенда узачак шигырь уку фестиваленә әзерләнәләр.

Гөлсинә Герасимова

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*