tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иркутскидагы “Алтын кояш” ансамбле этнофестивальдә катнашып икенче урын яулады
Иркутскидагы “Алтын кояш” ансамбле этнофестивальдә катнашып икенче урын яулады

Иркутскидагы “Алтын кояш” ансамбле этнофестивальдә катнашып икенче урын яулады

Иркутски өлкәсенең Усть-Ордынский бистәсендә “Байкал нуры” – “Без төрле. Без бергә” исемле этнофестиваль үтте. Бу чара күпмилләтле Иркутски өлкәсендә яшәүче халыкларның төрлелеген күрсәтүгә һәм толерантлык тәрбәяләү максаты белән үткәрелә башлаган.

Ноябрь башында үткән беренче шушындый этнофестивальдә Усть-Ордынский Бурят округының Эхирит-Булагат районындагы  Олой авылыннан “Алтын кояш” исемле татар гаилә төркеме катнашты һәм  икенче урын яулады. Бу төркем Иркутски өлкәсендә билгеле коллектив, алар җирле татарларның мәдәни тормышында актив катнашалар.

Әлфия Миңнуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*