tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Исемең матур, кемнәр куйган?
Исемең матур, кемнәр куйган?

Исемең матур, кемнәр куйган?

Бәләбәй шәһәренең “Урал батыр” милли-мәдәни үзәгенә милләттәшләребез әнә шушы мөһим темага сөйләшергә, фикер алышырга, уйланырга җыелды. Бу юлы Бәләбәй “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы коллективы “Исемең матур, кемнәр куйган?” дигән әдәби-музыкаль кичә тәкъдим итте.
Чара башланганчы оешма җитәкчесе Галия Әхмәтшина бер елга якын эшләп килгән “Ак калфак”ның эшчәнлеге белән кыскача таныштырды, һәрдаим рухи һәм матди ярдәм күрсәткән оешмаларга, җитәкчеләргә рәхмәт сүзе җиткерде.
Ә аннары алып баручының:

Җиргә син кирәк, илгә син кирәк,

Көнгә син – терәк,

исәнме, Кеше! –

дигән шигъри юллары һәм бала елау тавышы белән башланган кичә тамашачыларны үз эченә алып кереп китте.

Безнең халкыбыз борын-борыннан төпле фикерле, зирәк акыллы булган. Аның бөтен яшәү рәвеше халык, шулай ук Ислам дине традицияләренә нигезләнеп, соклангыч тәртипкә салынган. Кеше тормышындагы һәр хәл-вакыйганың күркәм үз йоласы, бәйрәме бар. Әйтик, никахлашу, балага исем кушу, бәби ашы, соңгы юлга озату… Алар байтак һәм һәркайсы тирән мәгъ­нәгә ия. Менә шулардан исем кушу йоласына, исемнәрнең кеше тормышында нинди әһәмияткә ия булуына тукталды оешма әгъзалары.

Башкортстанның атказанган мә­дәният хезмәткәре Зинил Бикмө­хәм­мәтовның татар халык җыры “Рәй­хан”ны башкаруы кичәнең максатын ачык белдерде:

Әй Рәйхан, исемең матур,

кемнәр куйган,

Сине лә күреп кем туйган?

Сабыйга исем кушу турындагы сәхнә күренеше балаларына матур, мәгънәле исемнәр кушып, күркәм тәрбия биреп үстергән берничә гаилә белән таныштыруга күчте. Сәхнәгә биш бала тәрбияләүче Нәртдиновлар гаиләсе күтәрелде. Әниләре Гөлшат, әтиләре Рамил. Алар балаларына Илдар, Динислам, Эльвира, Диләрә һәм Диана исемнәре биргән. Өйдә туган телдә сөйләшүче кызлар татарча матур итеп дуслык турында җыр башкарды.

Хәмитовлар гаиләсе башлыгы Рөстәм әфәнде санлы телевидениедә инженер булып эшли. Әйтергә кирәк, Рөстәм Бишбүләк районында күпләргә үрнәк булган, лаеклы дүрт ул үстергән яхшы гаиләдән. Калган туганнарының исемнәре дә сокланырлык: Илһам, Инсаф, Таһир! Рөстәм, әлбәттә, үзенә тиң, матур исемле кызга өйләнгән, җәмәгате Сәрбиназ – балалар поликлиникасында табибә. Алар менә дигән өч ул үстерә. Исемнәре дә бит нинди: Кәрим, Даян, Билал!

Өченче гаилә – Галиевлар. Тарихи мәчет имамы Илдар Галиев гаилә­сендәге матур тәрбия, күркәм холык-фигыль, бала һәм әти-әни арасындагы җылы мөнәсәбәт алар сәхнәгә күтәрелү белән үк күзгә ташланды. Алар өч кыз тәрбияли, исемнәрен әйтү генә дә җан рәхәте: Мәдинә, Нурсибә, Әдилә! Өлкән кызлар татар гимназиясендә белем ала, ә кечкенә Әдилә балалар бакчасына йөри. Әлбәттә, әтисе аларга дини гыйлем дә, тәрбия дә бирә. Башларына затлы яулыклар бәйләгән, озын күлмәкләр кигән, бөтен булмышларыннан әдәплелек, инсафлык бөр­келеп торучы кызларга, шәфкать туташы булып эшләүче хәләл җефете Нурия Камил кызына күз тимәсен дип теләде тамашачылар. Кечкенә кызлары оялып кына булса да шигырь дә сөйләп күрсәтте әле.

Аннары өлкәнрәк буын Галимуллиннар гаиләсе белән танышты тамашачылар. Алар Мәтәүбашта яши, гаилә башлыгы Мәгъдән абый гомере буе страховка өлкәсендә хезмәт куйды. Наилә Мәгаллим кызы бар булмышын балалар укытуга багышлады. Өч кызга — Альбина, Ирина һәм Гөлназга — яхшы тәрбия биреп, укытып, олы тормышка аяк бастырган алар. Күптән түгел тугызынчы оныклары туды, аңа “Ислам” дип исем кушкан алар. Бу гаилә дә авылда олы ихтирам казанган: Наилә апа Ислам дине нигезләрен ныклап өйрәнгән, оныкларын халкы­быз­ның күркәм йолалары үрнәгендә тәрбияләүне максат итеп куйган. Мәгъдән абый — балта остасы, заманында сабантуйларда көрәш батыры иде. Бу пар, бәйрәмнәрдә һәм башка чараларда бергә чыгышлар ясап, авылдашлары күңеленә күпме җыр-моң өстәде. Мәгъдән абый оста баянчы булса, Наилә апа — үзенчәлекле тавышлы җырчы. Бу кичәдә, әтисенең баянына кушылып, кызы Альбина бе­лән оныгы Галия җыр башкардылар.

Күркәм исемнәр сайлап, балаларына әйбәт тәрбия биргән әлеге гаи­ләләргә хаҗия, “Хәдичә” мәчете мөгал-лимәсе Зөлфия абыстай Фәхерт­динова бөтен залдагылар исе­меннән соклануын, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Гаиләләргә бүләкләр тапшырылды, ә Зөлфия Әгъзамова алар хөрмәтенә җыр башкарды.

Тарихи мәчет имамы Илдар Га­лиев­ның чыгышы урынлы һәм фә­һемле булды.

– Безнең бөтен тормышыбыз — әхирәткә әзерләнү. Баланы туганчы ук тәрбияли башларга кирәк, аңа дүрт ай да ун көн дигәндә җан керә. Сабый туганчы ук бер малай, бер кыз исеме әзерләп куярга кирәк. Ашык-пошык Интернеттан карап түгел, ә мәгънәсе аңлатылган мөселман исемнәре китапларыннан карап. Җиде көн булгач, аның сул колагына азан әйтеп, исем кушыла. Бала шуннан соң тынычланып кала, чөнки исеме аны шайтаннан саклый. Кыз бала туса, аның хөрмәтенә – бер, ә малай кеше туса, ике корбан чалына.

Ата-ана өч төп вазыйфаны җиренә җиткереп башкарырга тиеш: балага матур исем кушу, әйбәт тәрбия бирү һәм яхшы кеше белән никахлаштыру. Әйбәт тәрбия бирү дигәндә баланы имезү, ана сөте, әлбәттә, зур роль уйный, аның кыйммәтен бернәрсә дә алыштыра алмый. Кош бер канат белән оча алмый, шуның кебек кеше дә дөньяви белемгә дә, дини гыйлемгә дә ия булсын.

Кичәнең арытабангы өлеше исем­нәрнең илебез тарихы белән тыгыз бәйләнгәнен күрсәтте. Револю­циядән соң Ленар (Ленин армиясе), Вил (Владимир Ильич Ленин), Реваль һәм Люция (революция) исемнәрен еш очратырга мөмкин булган. Колхозлашу чорының үз исемнәре: Трактор, Комбайн… Сугыштан исән-имин кайткан әтиләрнең гаиләләрендә немец исемле балалар үсә: Эльза, Фердинант (танк маркасы). Соңгы вакытларда сериаллардагы геройларның исемнәре модага кергән иде: Изаура, Самира, Амалия…

Ә бүген нинди исемнәр ешрак кушыла? Бәләбәй төбәгендә быел күпме бала туган? Болар хакында ЗАГС бүлеге мөдире Динара ханым Мофаззалова җиткерде.

— Исем кушу — әти-әнинең балага беренче бүләге, һәм аның нинди мәгънәгә ия булуына җитди игътибар итәргә кирәк. Әмма кайбер ата-аналар моңа бик җиңел карый, хәтта сабыена “Армагеддон” дип кушучылар бар, ә бу сүз ахырзаман дигәнне аңлата.

Бүген малайларга күбрәк Роберт, Марат, Илнар, Руслан кебек исемнәр кушыла, ә кызларга Аделина, Самира, Эвелина, Эльза, Әминә, – дип сөйләде ул.

Бала туу — зур шатлык. Бәләбәй муниципаль районы ЗАГСының беренче бүлеге буенча ел башыннан 13 октябрьгәчә барлыгы 560 бала — 292 малай һәм 268 кыз тууы теркәлгән, тугыз игезәк балалар туган. 187 яшь әни — беренче, 221 ана икенче балаларына гомер биргәннәр. Районда биш, хәтта алты балалы әниләр бар.

Исемнәр темасы шигърияттә дә зур чагылыш тапкан. Әйтик, татар һәм башкорт халыкларының күренекле шагыйре Шәехзадә Бабич “Исемнәр бакчасы” әсәрендә 41 хатын-кыз исеменә багышлап дүртьюллык­лар язган. “Ак калфак” кызлары шуларның берничә­сен укып ишеттерде. Шушы юллар авторы кичәгә багышлап иҗат иткән “Исем аклыгы” шигырен укыды. Ул урын өстендә ятып 50 китап язган халык шагыйре Фәнис Яруллинның хатыны барлык гомерен ирен тәрбия­ләүгә багышлаган, кирәк чакта аның шәфкать туташы, шоферы, куллары булган Нурсөя ханым алдында баш иеп язылган.

Кичәнең исемнәр һәм җырлар өлеше, әлбәттә, исемле җырларга багышланды. Уйлап карасаң, исемле җырларда да халык язмышы, аның үткәне. Мондый җырлар бик күп. Бу кичәдә яңгыраган “Гөлҗамал” дигән борынгы халык җыры татар хатын-кызының җиңел булмаган тормышын сурәтли. Моңнан гына торган бу гүзәл җырны сәхнә ветераны, шулай ук матур исемле Нәфисә апа Суфиева башкарды. Халкыбызның шундый ук тирән эчтәлекле, гаять моңлы “Хәм­диякәй” җырын Мәтәүбаштан килгән кунагыбыз, педагогик хезмәт ветераны, шулай ук ире Искәндәр белән күркәм гаиләдә матур исемнәр һәм тәрбия биреп, уллары Илдарны һәм кызлары Галияне үстергән, бөтен яклап бөтен авылга үрнәк булып торучы Габидә Яркәева башкарды.

Профессиональ композиторларыбыз да исемле җырларны теләп иҗат иткән һәм итә. Ир-егетләр һәм “Ак калфак”лыларның дәртле җырлардан тезмә башкаруы гаять күңелле булды.

Тамаша залын тутырып килгән милләттәшләребез арасында Уфадан да кунагыбыз бар иде. Ул — Уфа шәһәренең 65нче татар гимназиясе директоры, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте каршындагы Гаилә һәм яшьләр эшләрендә милли традицияләрне саклау һәм үстерү буенча комиссия әгъзасы Әнфисә ханым Галимҗанова.

Ул милли-мәдәни мөхтәрият җитәк­чесе Римма Үтәшеваның сәлам­нәрен җиткерде һәм, халкыбызның күркәм традицияләрен, гореф-гадәтләрен яңартуны күз уңында тотып, шундый чаралар уздыруыбыз өчен рәхмәт белдерде.

— Әти-әниләрне сайлап алып булмаган кебек, кеше исемен дә үзе сайлый алмый. Бер генә кеше дә үз исеме өчен оялырга тиеш түгел. Әти-әни, әби-бабайлар шушы хакыйкатьне онытмасын иде! — дип хушлашты алып баручылар тамашачылар белән.

Чараны, һәрвакыттагыча, җанлы итеп нәфис сүз остасы, Бәләбәй “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Галия Әхмәтшина алып барды. Аңа татар гимназиясенең ана теле буенча шәһәр һәм республика күләмендә конкурсларда күп тапкырлар призлы урыннар яулаган 11нче сыйныф укучысы Илдус Хәбибрах­манов булышты. Сценарий авторы үзем булдым.

Кичә тәмамлангач та халык таралырга ашыкмады, фойеда биергә төштеләр, “Ак калфак” кызларына рәхмәтләрен җиткерделәр, чараның ошавын белдерделәр.

Зәйфә Салихова, Бәләбәй районы

http://kiziltan.ru сайтыннан алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*