tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске Кулаткада иҗат фестивале үтте.
Иске Кулаткада иҗат фестивале үтте.

Иске Кулаткада иҗат фестивале үтте.

Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районында “Татар авылы моңнары” дип аталган халык иҗаты фестивале үтте. Районның һәр авылыннан һәм тирә-күрше районнардан килгән үзешчән сәнгать осталары ун номинациядә көч сынашты. Биш яшьлек сабыйдан алып сиксән яшькә чаклы әби-бабайлар катнашында узды иҗади бәйге. Бу көнне фестивальне карарга килгән бер генә тамашачы да район мәдәният йорты каршындагы каз базары яныннан тыныч кына үтеп китмәгәндер. Монда казның ниндие генә юк – тересе дә, яңа гына чалганы да, ысланганы да, баш-аягы да, хәтта каз мамыгыннан мендәрләр дә сәүдә өстәлләрендә.

Мәдәният йортына кергәч тә, һәр килүче төрле күргәзмәләр, халык кул эшләре җыелмаларын карап сокланды. Анда куелган әйберләрнең байтагы моннан 50-60 ел элек эшләнгән. Оештыручыларның әйтүенә караганда, экспонатларның күбесе бүген авыл һәм мәктәп музейларында гына саклана, байтагын үзләре эшләгән. “Татар авылы моңнары” фестивале исә, район авылларындагы сәнгать коллективларын тагын бер кат барлау белән бергә, яңа исемнәрне ачу һәм мәдәният йортлары эшчәнлегенә бәя бирү өчен дә кирәк, ди оештыручылар. Фестиваль программасына ун номинация куелуы да – авылларда үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның киң катламын күтәрү, өлкәннәр белән бергә балаларны да татар мәдәниятенә күбрәк җәлеп итү өчен дә эшләнгән. Шунлыктна, быелгы бәйгегә яңа номинацияләр дә өстәлгән.

Быел беренче тапкыр куелган “Нәфис сүз” номинациясендә җиңүче булып 40 ел балаларга немец телен укыткан Равилә апа Фазлова танылды.

Сәхнәдән бер генә кеше дә бүләксез китмәде. Аларның һәрберсенә дипломнар белән бергә меценат Эдуард Ганиевтан кыйммәтле бүләкләр дә тапшырылды. Иртәгәдән исә сәхнә осталары киләсе елның гыйнвар аенда булачак төбәкара фестивальгә әзерләнә башлаячаклар.

Рамис Сафин,
Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*