tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске Кулаткада Сабантуй ачылды һәм “Түгәрәк уен”ның гала-концерты узды
Иске Кулаткада Сабантуй ачылды һәм “Түгәрәк уен”ның гала-концерты узды

Иске Кулаткада Сабантуй ачылды һәм “Түгәрәк уен”ның гала-концерты узды

Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Ульяновск өлкәсенең Иске Кулатка районына эш сәфәре кысаларында, Сабантуй-2018 ачылышында һәм Х Бөтенроссия “Түгәрәк уен”  татар фольклоры фестивале Гала-концертында катнашты.

Васил Шәйхразиев бәйрәмдә катнашучыларны Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән сәламләде, Президентның котлавын җиткерде, Сабантуйны һәм Түгәрәк уен фестиваленең төп оештыручыларына Бөтендөнья татар конгрессы һәм ТР Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Ульяновск өлкәсе губернаторы С.И.Морозов Иске Кулаткада Сабан туе барган вакытта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразиевка шалтыратып бәйрәм белән тәбрик итте, Сабантуйда һәм “Түгәрәк уен” X Бөтенроссия татар фольклор фестивалендә катнашучыларга изге теләкләрен җиткерүен сорады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*