tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске Татар бистәсе буенча Казанбай белән экскурсия эшләтеп җибәрү планлаштырыла
Иске Татар бистәсе буенча Казанбай белән экскурсия эшләтеп җибәрү планлаштырыла

Иске Татар бистәсе буенча Казанбай белән экскурсия эшләтеп җибәрү планлаштырыла

Казанда Иске Татар бистәсендә туристларны җәлеп итүнең яңа нокталары барлыкка киләчәк. Яңа проектлар «Иске шәһәр» территориясе префекты Роберт Гарипов, Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова һәм башкалар катнашындагы эш төркеме кысаларында каралды.

Иске Татар бистәсендә тормышка ашыру планлаштырыла торган проектлар арасында Казанбай белән экскурсияләр бар. Герой XIX гасырның бай сәүдәгәре, борынгы Казан кешесенең җыелма образы булып тора. Казанбай гореф-гадәтләрне ихтирам итә, киң күңелле, хезмәт сөючән, үз гаиләсен хөрмәтли һәм бәяли. Ул шәһәр тарихын яхшы белә, Казанда яшәгән һәм иҗат иткән танылган кешеләр белән таныш. Гадәти булмаган экскурсовод арсеналында – төрле әкиятләр, риваятьләр һәм мифлар.

Идеянең авторы, шәһәрнең бер туристик компаниясенә нигез салучы Нина Ильина фикеренчә, экскурсоводның яңа образы туристларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Эш киңәшмәсендә катнашучылар «Казанбай һәм аның дуслары» брендын булдыру идеясен хупладылар, дип хәбәр итәләр «Иске шәһәр» префектурасында.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*