tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске Үтәмештән “Хыял” ансамбле Кырымда танылды
Иске Үтәмештән “Хыял” ансамбле Кырымда танылды

Иске Үтәмештән “Хыял” ансамбле Кырымда танылды

-Безнең коллектив биш ел элек оешты, – ди Иске Үтәмеш мәдәният йорты директоры Резеда Галиева. – Төрле өлкәләрдә эшләүче авылдашларыбызны җыр-моңга мәхәббәт берләштерде. Без авылда һәм районда узучы чараларда актив катнашабыз, республика бәйгеләрендә дә үзебезне сынап карадык.

Узган елны Казанда “Этномириада” халыкара фестиваль-бәйгедә өченче урын алдык һәм безне Кырымга да чакырдылар.

Август азагында булган, ун көн дәвамында барган әлеге чарада концертлар, мастер-класслар, дискотекалар, хәтта Сабан туе да булды. Фестивальдә 40 төбәктән 101 коллектив катнашты. Безнең ансамбль берничә номинациядә чыгыш ясады. “Вокал” һәм “Фольклор” номинацияләрендә – беренче, “Уен кораллары сәнгате” номинациясендә – икенче һәм “Хореография” номинациясендә өченче урынга лаек булдык.

nashcheremshan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*