tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Истанбулда Аяз Гыйләҗеның тагын бер әсәре төрек телендә чыккан
Истанбулда Аяз Гыйләҗеның тагын бер әсәре төрек телендә чыккан

Истанбулда Аяз Гыйләҗеның тагын бер әсәре төрек телендә чыккан

Аяз Гыйләҗевнең “Яра” повесты февраль аенда Фатих кутлу тәрҗемәсендә Төркиянең Истанбул шәһәрендәге “Палто”  (Пальто түгел) нәшриятында дөнья күрде. Бу хакта «Идел» журналына тәрҗемәче үзе хәбәр иткән.

Исегезгә төшерәбез: Фатих Кутлу тәрҗемәсендә Аяз Гыйләҗевнең тууның 80 еллыгында “Өч аршын җир”, 85 еллыгында “Җомга көн, кич белән…” Төркиядә дөнья күргән иде.  Инде менә язучының 90 еллыгына “Яра” повестын өлгерткән!

А.Гыйләҗев Тәүфыйк Әйдигә язган бер хатында “Яра” повесты ул — минем йөз аклыгым. …. Уңышлы әсәр — бәхетле картлык ул, гомерне озайтучы дәрман, иң мөһиме киләчәк буыннарга васыять тә ул. Әле мин татарлар җирдә яшәр, татар яшәгәндә, ”Яра” повестьлары онытылмас дип, нык ышанам», ди.

http://idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*