tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иҗат чишмәгез саекмасын
Иҗат чишмәгез саекмасын

Иҗат чишмәгез саекмасын

Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә шагыйрә  Галия Абайдуллинаның иҗат кичәсе  узды.  Әлеге IMG_2011[1]күркәм чарага сәнгатьгә  һәм иҗатка гашыйк күпсанлы тубыллылар, авыллардан килгән  кунаклар җыелган иде. Төрле темаларга шигырьләр иҗат иткән, үзенең шигырьләре  белән кешеләрнең җаннарына шифа биргән шагыйрәнең иҗат кичәсен Рузалия Корманалиева алып барды. Ул Галия апа белән әңгәмә корып, шагыйрәнең биографиясе, иҗат җимешләре – китаплары турында сөйләде,  тамашачыларны кызыксындырган сорауларга  җавап бирде.  Автор мәктәптә эшләгән елларын, кайдан илһам алганын, тәүлекнең кайсы вакытында һәм кайчаннан шигырьләр иҗат итүе турында сөйләде. Залда утыручы тамашачылар да актив булды, алар да кызыксынып әңгәмәгә кушылдылар. Шагыйрә үзе язган шигырьләрне укып ишеттерде. Ул чыгыш ясаган  вакытта, аның иҗат һәм тормыш юллары, басылып чыккан китаплары мультимедиа слайдлары ярдәмендә яктыртылып барды. Галия Абайдуллина китапларын бастырып чыгаруда редактор вазифасын үтәүче К.С.Садыйковка, ”Яңарыш” гәзитенә һәм башка бик күп ярдәмчеләренә рәхмәтләрен юллады. Кичә IMG_2007[1]барышында эчтәлекле, мәгънәле чыгышлар яңгырады. Тубылтора авылыннан Исхак абый Исхаков, Санниково авылыннан Фәзилә апа Урамаева, Тубыл шәһәреннән Клим абый Садыйков, Сөнгатулла абый Бекенин, Мәдинә апа Уразметова, Равилә апа Кутумова, Төмән кунагы Әнәс абый Гаитов Г.Т.Абайдуллинаның шигырьләренә анализ ясадылар, шагыйрәгә җылы  теләкләрен юлладылар. Галия апага гореф-гадәтләребез, милләтебез, динебез, тарихыбыз, туган телебез якын булганын аның шигырьләрен укып аңлыйбыз. Ул тормышның үзенчәлеген, үзгәрешләрен, үсешен  дә күргән шагыйрә. Аның иҗатында мәхәббәт темасы да зур урын алып тора, шагыйрәнең иҗаты белән яшьләр дә кызыксына. Тынгысыз җанлы, киң күңелле Галия апа  үзе өлкән яшьтә булса да, Төмән өлкәсенең бик күп мәктәпләрендә очрашуларда  булган. Шагыйрәнең иҗат кичәсендә шәһәрнең унбишенче мәктәбеннән килгән Айдар Ниязовның курайда , Азат Абдуллинның баянда татар көйләрен уйнаулары, Нәҗия Хакимованың чыгышы шатландырды. Авторның әле генә дөнья күргән яңа  “Халык әйтсә, хак әйтер” китабында мәкальләләр, табышмаклар, әйтемнәр һәм фикерләр тупланган. Бу уңайдан, киңкүләмле шигърият  кичәсендә ветеран укытучы- шагыйрәгә иҗат чишмәгез саекмасын, моңлы, тылсымлы  шигырьләрегезне язып торыгыз дип, теләкләр теләделәр, чәчәк бәйләмнәрен бүләк иттеләр.

Римма Умитбаева, Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*