tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижауда “Нәүрүз” бәйрәме гөрләде
Ижауда “Нәүрүз” бәйрәме гөрләде

Ижауда “Нәүрүз” бәйрәме гөрләде

Ижауда төрки халыклар “Нәүрүз”гә жыелды. Моңа кадәр һәр диаспора аерым бәйрәм итеп килсә, быел Яңа елны ачык һавада бергә каршыладылар. Әзербайҗан, үзбәк, таҗик, чечен, татар милли оешмалары халыкны милли ашлары белән сыйлады, кул осталары мастер-класслар уздырды.

Ачык һавада сәхнәдә концерт гөрләде. Төрле телләрдә җырлар яңгырады. Баганга менү, капчык ярышы, кашык белән йомырка ташу бәйгеләрен аеруча балалар һәм яшьләр үз итте.

Катнашучыларга милли оешмалар бүләкләр тапшырып торды. Бәйрәм ахырында йола учагына ут тергезелде, кунаклар – төрле милләт вәкилләре аның тирәли кулга-кул тотынышып әйләнде.

Фәнзилә Салихова, Ижау

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*