tatruen
Баш бит / Яңалыклар / К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында юбилей
тинчурин ис. театр
тинчурин ис. театр

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында юбилей

Агымдагы елның 8 ноябрендә, Татар театры сәнгате дөньясында күркәм бәйрәм – авыр һәм катлаулы юл узган, кабатланмас тарихка ия, данлыклы Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оешуга 80 ел тулуга багышланган юбилей кичәсе узачак.

Кәрим Тинчурин театры 1933 елның 6 ноябрендә бөек драматург, режиссер һәм актер, татар театры сәнгате үсешенә саллы өлеш керткән Кәрим Тинчурин фатихасы белән колхоз – совхоз театры буларак оеша.

Бөек Ватан сугышы елларында да үзенең эшчәнлеген туктатмаган театр менә 80 ел буе яраткан тамашачаларын яңадан – яңа спектакльләре белән сөендереп тора. Шул гомер эчендә театрыбызда татар милли сәнгатенең алтын баганаларын тәшкил иткән бөек драматурглар – Т.Миңнуллин, А.Гыйләҗев, И.Юзеев һ.б., мәртәбәле режиссерларыбыз Г.Ильясов, К.Тумашева, Р.Тумашев, Р.Заһидуллин һ.б., зирәк җитәкчеләребез М.Хәмзин, Р.Әбелмәмбәтов, Ф.Мөсәгыйтов һ.б., халык күңелен яулаган мөхтәрәм аристларыбыз Х.Исмәгыйлов, Ф.Фарсин, Г.Нуруллин, И.Мәхмүтова, Н.Шәйхетдинов кебек күренекле шәхесләребез үсеп чыкты. Иң куанычлысы шул, 80 ел буе театрыбыз үзен яшәтүче иң төп көч – тамашачылары белән иңгә – иң атлады.

80 нче Туган көнен, театр үзенең дуслары, хезмәттәшләре, сөекле тамашачылары белән бергә каршылый. Бәйрәм кичәсендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Казан шәһәре хакимияте, Татарстан муниципаль район башлыклары, оешма җитәкчеләре, Россия һәм Татарстанның театр әһелләре берлеге вәкилләре, Тинчурин театры сәхнә ветераннары һәм Россиянең татарлар яшәгән төрле төбәкләреннән бик күп кунаклар катнашачак.

Тантаналы кичәдә иҗат коллективын ихлас котлаулар һәм дәрәҗәле бүләкләр көтә. Шулай ук Казанның төрле иҗат әһелләре дә театрга үзенең бәйрәм бүләкләрен әзерли.

Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң театр, сөекле тамашачыларына һәм мөхтәрәм кунакларына, К.Тинчурин театрының символына әверелгән, татар милли мәдәниятенең йөзек кашы булган К.Тинчуринның үлемсез “Сүнгән йолдызлар” музыкаль трагедиясен тәкъдим итәчәк.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*