tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кадрия Идрисова: Әгәр дә без гореф-гадәтләребезне кире кайтармыйбыз икән, телебез бер вакытта да кире кайта алмый
Кадрия Идрисова: Әгәр дә без гореф-гадәтләребезне кире кайтармыйбыз икән, телебез бер вакытта да кире кайта алмый

Кадрия Идрисова: Әгәр дә без гореф-гадәтләребезне кире кайтармыйбыз икән, телебез бер вакытта да кире кайта алмый

Чүпрәле районы бүген көне буе “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының 100гә якын вәкилләрен кунак итте, үз җирлегендәге гореф-гадәтләр, йолалар белән таныштырды. Татарстанның төрле районнарыннан һәм Россия төбәкләреннән җыелган ханымнар төрле объектлар белән танышты, күргәзмәләрне карады, мастер-классларда катнашты. “Килен төшә, тура пешә” дип исемләнгән “Ак калфак”ның күчмә утырышына нәтиҗә исә, пленар өлештә ясалды.

Чүпрәлене республиканың көньяк-көнбатыш капкасы дип йөртәләр. Ульяновск өлкәсе, Чувашия Республикасы белән чиктәш булгач, юлчылар безнең район аша үтә. Безгә карап тулаем республикага бәя бирә. Шуңа күрә географик урыныбыз, бер яктан, безгә уңайлыклар тудырса, икенче яктан, шактый җаваплылык та өсти.

Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының чираттагы күчмә утырышын безнең районда үткәрергә карар кылуыгыз өчен рәхмәт. Бу безнең районга хөрмәт, ихтирам билгесе. Без киләчәктә дә хатын-кызлар хәрәкәтенә һәрдаим булышырбыз, җирле оешманың эшчәнлеген тагын да файдалырак итү өчен кулдан килгәнен эшләрбез, – дип “Ак калфак”лыларга олы рәхмәтен белдерде Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров пленар утырышны ачып.

Аннары ул үзенең чыгышында район яшәеше, аның үзенчәлекләре белән таныштырып үтте.

Район башлыгыннан соң сүзне Чүпрәле районының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Гөлфия Яфизова алды.

Бүгенге көндә хатын-кызларыбызның мәнфәгатен кайгыртучы, туган җиребез, телебез, йолаларыбыз, гореф-гадәтләребез сагында торучы иҗтимагый берлек – ул, әлбәттә, “Ак калфак” оешмасы. Безнең Чүпрәле районында ул 2014 елда чын-чынлап эшли башлады. Аның актив вәкилләре арасында хакимият органнарында эшләүчеләр дә, укытучылар, китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре дә бар. Безнең максат – яшь буынны милли рухта тәрбияләү, чаралар аша татар телен үстерү, динебез аша асылыбызны аңлату, көндәлек киемдә милли үрнәкләрне кертүгә ирешү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Бүгенге көндә безнең районда милли гореф-гадәтләрне саклау буенча билгеле бер тәҗрибәбез бар дип авыз тутырып әйтә алабыз, – дип горурлык белән сөйләде ул үз чыгышында.

Гөлфия Яфизова районда “Ак калфак” оешмасы оешкан елда ничек эшли башлавын, бу хәрәкәтнең ни рәвешле үсеш алуын искә алды. Оешма активистларының тынгысыз эшчәнлеге нинди уңышларга ирешергә мөмкинлек бирүе хакында сөйләде.

– Борынгы йолаларны бүгенге заманга яраклаштырып, халыкка кайтарасы иде, дип хыяллана ул.

“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова Чүпрәле районының тырыш халкына, ачык йөз белән каршы ала белгән кунакчыл Чүпрәле районы җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде. Ул “Ак калфак” оешмасы тарафыннан башкарылган эшләр, моңа кадәр башка районнарда үткән күчмә утырышларның әһәмияте турында сөйләп үтте.

Әгәр дә без гореф-гадәтләребезне, киемнәребезне кире кайтармыйбыз икән, безнең телебез бер вакытта да кире кайта алмый. Әгәр дә без Европа стиле дип, тишек джинсылар киеп йөрибез икән, безнең телебез кайчан кайтыр – белмим. Әгәр дә хатын-кыз матур күлмәген, калфагын киеп, кәс-кәс басып, мин татар дип, атлап йөри икән, ул югалып калмаячак. Без сезнең белән кешеләрне шушы әйбергә әзерләргә тиешбез, – дип, Кадрия Идрисова ” Ак калфак”лылар алдында торган бурычларны билгеләде.

Шулай ук ул “Ак калфак”ның өлкән буын вәкилләре үзләренә алмаш әзерләргә, яшь буынны тәрбияләргә, яшьләр канатын булдырырга тиешлеген ассызыклады.

Пленар утырыш “Ак калфак” оешмасы эшчәнлегенә теләктәшлек иткән, ярдәм күрсәткән кешеләргә Рәхмәт хатлары тапшыру белән тәмамланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*