tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Калфаклы сандугач – Туймазыда
Калфаклы сандугач – Туймазыда

Калфаклы сандугач – Туймазыда

Туймазы 1нче интернат-мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Эльвина Галиева Казанда үткән Сара Садыйкова исемендәге “Калфаклы сандугач” татар җыры һәм музыка уен кораллары IХ төбәкара ачык фестиваль-конкурсында өченче дәрәҗә дипломга лаек булган.

Җитәкчесе, 1нче интернат-мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зинфира Нурисламова әйтүенчә, Эльвина бәйгедә Башкортстаннан бердәнбер катнашучы булган.

Конкурс шартлары буенча, кыз Сара Садыйкованың бер әсәрен башкарган. Икенче этапта исә көен үзе язган җырны җырлап ишеттергән.

Эльвина Галиева арытаба тормышын сәнгать белән бәйләргә ниятли. Ә әлегә Бердәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшыру өчен тырышып укый.

http://kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*