tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Калининградта беренче тапкыр татар мәдәнияте фестивале узды
Калининградта беренче тапкыр татар мәдәнияте фестивале узды

Калининградта беренче тапкыр татар мәдәнияте фестивале узды

9 ноябрьдә Калининград шәһәрендә татар мәдәният җәмгыяте “Кардашлар” беренче тапкыр татар мәдәнияте фестивале үткәрде.

Чара Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән беренче тапкыр әлеге форматта уздырыла. Калининград өлкәсе тарих-сәнгать музее, үз чиратында, җиһазландырылган концерт залы, тавыш техникасы белән тәэмин итте.

Кунаклар арасында Калининград өлкәсе Хөкүмәтенең эчке сәясәт идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Руденко, өлкә Думасы Рәисенең беренче урынбасары Александр Богданов бар иде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бәйрәм башлану белән барлык катнашучылар һәм кунаклар Габдулла Тукайның милли гимнга әйләнгән “Туган тел” җырын башкардылар. Татарстанның атказанган артисты Марсель Вагизов һәм халыкара конкурслар лауреаты Рузиля Самигуллина кунакларны бик матур концерт программасы белән сөендерде.

Фестивальне Ильдар Магизов һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы советы әгъзасы Эльвира Миннебаева алып барды. “Кардашлар” җәмгыятенең “Балтик буйлары” ансамбле тыңлаучыларны халык җырлары белән таныштырды. Җырларны Ракия Ржевская, Лилия Галеева, Наилә Диярова башкарды.

Рамил Каюмов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*