tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камал театры артистлары үз китаплары тәкъдим итәләр
Камал театры артистлары үз китаплары тәкъдим итәләр

Камал театры артистлары үз китаплары тәкъдим итәләр

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Россия Федерациясендә игълан ителгән Мәдәният елыкысаларында Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры белән берлектә “Театр кунак бүлмәсе” дип аталган проект башлап җибәрде.

Театр артистлары еш кына үзләре китап язалар. Милли китапханә шушындый очрашуларда әлеге китапларны укучыларга якынайта, автор автографы белән китап алу мөмкинлеге дә бирә.

Бүген, 20 гыйнварда Милли китапханәнең зур уку залында “Театр кунак бүлмәсе” чираттагы очрашу үткәрә. Бу юлы кунакта – РФ һәм ТР халык артисты, дәүләт бүләкләре лауреаты Ринат Таҗетдинов.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*