tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камал театры спектакльләре трансляциясе
Камал театры спектакльләре трансляциясе

Камал театры спектакльләре трансляциясе

Кадерле тамашачылар! Сезнең белән элемтәне югалтмас өчен без спектакльләребезне онлайн күрсәтергә булдык. 8 апрельлдән репертуардагы спектакльләр күрсәтелә башлый. Трансляцияләр афишасы популяр комедияләрдән, классик спектакльләрдән һәм фестивальләрдә катнашкан хитлардан тора. Трансляцияләр театрның рәсми сайтында kamalteatr.ru үтәчәк. Карау бәясен тамашачы үзе билгели. Спектакльләрне компьютер, телефон һәм Smart TV технологияле телевизорлар аша карарга мөмкин.

Әлбәттә, видео тере уенны алыштыра алмый, тик аның уңай яклары да бар. Беренчедән, экран аша сез артистларның бөтен хис-хәрәкәтләрен якыннан күрәчәксез. Икенчедән, һәр тамашачы үзен беренче рәттә утырган кебек хис итәчәк. Һәм үзе генә түгел, гаиләсе белән карый алачак.

Өченчедән, бу чын спектакль. Бары, билгеле сәбәпләр аркасында, Сез аны залдан түгел, ә экран аша карыйсыз. Һәм бу чын спектакльдә чын артистлар уйный. Сез аларны беләсез, яратасыз. Ә чын артистлар уйнаучы, чын тамашачы караган чын спектакльләргә, әлбәттә, чын билетлар сатыла. Бер генә аерма – Сез бәяне үзегез куясыз. Нинди бәя телисез – шуны. Ничек кенә булса да, без Сезгә чиксез рәхмәтле. Тамашачыларсыз театр – театр була алмый.

Спектакльләргә билетларны бүгеннән театр сайтында kamalteatr.ru алырга мөмкин. Билетларны алдан алып куярга киңәш итәбез, чөнки һәр спектакльнең карау вакыты чикләнгән. Спектакльгә билетны трансляция беткәнче алып өлгерергә кирәк. Мәсәлән, “Мәхәббәт ФМ” спектаклен (8 апрель 19:00 башлана) карау өчен билетны бүгеннән башлап трансляция тәмамланганчы, ягъни, 8 апрель 22:00 сәгатькә кадәр алырга мөмкин. Трансляциягә билет алучыларның спектакль башланганчы 7 көне, ә спектакльне карый башлагач, карап бетерү өчен 48 сәгать вакыты була.

Афиша:

Дуслар! Сезне Камал театры спектакльләренең трансляцияләрен карау кагыйдәләре белән таныштырабыз.

  1. Сайтны kamalteatr.ru ачырга
  2. Регистрация үтәргә, үзегез хакында мәгълүмат тутырырга, ” Теркәлү” төймәсенә басырга. Почтагызга җибәрелгән хат аша имэйлны расларга.
  3. «Афиша» бүлеген ачырга.
  4. Спектакльне сайлаганнан соң “Билет алу” төймәсенә басырга.
  5. Үзегез теләгән сумманы сайларга һәм “Сатып алу” төймәсенә басырга.
  6. Алга таба банк картасы мәгълүматларын тутырасыз һәм сезнең почтага онлайн-трансляциягә сылтама җибәрелә.
  7. Билгеләнгән көндә һәм вакытта сылтама аша яки театр сайтындагы шәхси кабинетыгыз аша спектакльне карый аласыз.

Камал театры спектакльләре иммунитетны ныгыта.
Бу 1906 елдан дәлиләнеп килә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*