tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камаллылар “Яктылык”та кунакта
Камаллылар “Яктылык”та кунакта

Камаллылар “Яктылык”та кунакта

Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары чираттагы гастрольләр кысаларында Самара шәһәренең “Яктылык”  мәктәбендә кунакта булдылар. Алар исә мәктәп балалары һәм укытучылар белән туган телдә аралашып, театр турында, илләр һәм шәһәрләр буенча гастрольләр,  актерлар тормышыннан кызыклы хәлләр  хакында сөйләделәр. Шулай ук  Казан артистлары  җәмәгатьчелекне кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

Искәртеп үтәбез, Самара шәһәренең “Яктылык” мәктәбе татар телен һәм мәдәниятын тирәнтен өйрәнү  максатыннан Харидә Габдуллаҗан кызы Дашкина тырышлыгы белән ачыла. “Татар телен һәм мәдәниятын тирәнтен өйрәнү буенча “Яктылык” муниципаль белем бирү учреждениесе” ачылу турындагы карарга 1997 нче елның 29 нчы апрелендә Самара шәһәре башлыгы тарафыннан кул куела. 50 мең татар яшәүче Самара шәһәрендә “Яктылык” әлегә кадәр бердәнбер татар мәктәбе.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*