tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кайда сез, балалар җырлары?
Кайда сез, балалар җырлары?

Кайда сез, балалар җырлары?

Балалар өчен язылган яраткан җырыгыз нинди? Күпләрне бу сорау аптырашта калдыра. Элек­келәре онытылган, хәзергесен белмибез икән бит. Аннары, балалар «зурлар» җырларын башкара, дип шаккатабыз. Нәрсә ишетә – шуны җырлый инде алар. Балалар репертуары өчен кем җаваплы? Аларны кайдан табарга, кайдан ишетергә соң? «ВТ» шул сорауларга җавап эзләде.

Продюсер Рифат Фәттаховның балачактагы яраткан җыры – «Кояш гомере» (Гөлшат Зәйнашева сүзләре, Зиннур Гыйбадуллин көе).  Мәңге искерми торган җыр, диде ул аны. Ә менә заманча җырлар, аның фикеренчә, биз аз. «Яңа татар җыры» конкурсында махсус  балалар җыры номинациясе әнә шуңа булдырылган.

– Балалар җыры репертуары булмау – татар эстрадасының иң зур проблемаларының берсе. Бер яктан көлке, икенче яктан кызганыч күренеш: дүрт-биш яшьлек бала мәхәббәт турында җыр башкара. Моның сәбәбе – гомуми сәнгать культурасының түбәнәеп баруы да, балалар җырларының булмавы да. Сезнең берәр кайдан балалар җырын ишеткәнегез бармы? Чөнки бездә генә түгел, бөтен  җирдә дә радио-телевидение элеккеге кебек оештыру ролен үтәми. Элекке заманда аларның үзләренең оркестры бар иде, мәдәни тормышны оештыручылар, репертуар тудыручылар  булып саналалар иде. Аннан килеп, балалар җырлары язылмый да бит алар. Әйтик, «Яңа татар җыры»на 100гә якын җыр килде, аның ун проценты гына балаларга тәгаенләнгән.  Дөрес, әле вакыт бар, шулай да, авторлар бу юнәлештә актив эшли, дип әйтә алмыйбыз. Булган җырны халыкка тарату буенча да эш актив алып барылмый. Бала җыр дөньясы белән мәктәптә таныша.  Без дә бит балалар җырларын мәктәптә өйрәнгән буын. Бу эш белем бирү йортларыннан ук башлансын иде.

Авторлар ни өчен актив түгел? Бу сорауны без иң популяр композиторларның берсе – Эльмир Низамовка бирдек. Аның фикеренчә, бу проблеманың берничә ягы бар:

– Бүген беркем дә, кызыма яки улыма балалар җыры өйрәтим әле, дип махсус эзләнми, китапханәләргә бармый инде. Ә сабыйлар нәрсәне ишетә – шуны отып кала. Бүген радио-телевидениедә, интернетта  эстрада хөкем сөрә. Шуңа күрә балалар җырын язу, популярлаштыру, балаларга өйрәтү һәм башка мәсьәләләрне үз эченә алган махсус программа булдырмыйча гына,  вазгыять үзгәрмәячәк. Балалар җырын тагын кайдан ишетеп була? Без, мәсәлән, аларны кино һәм мультфильмнардан  отып ала идек. Хәзер мультфильм да,  балалар өчен фильмнар да юк. Бу эш Россия күләмендә тукталып калды. Димәк, бөтен өмет – театрларда. Әмма барлык балалар да анда барып җитми. Мин театрлар өчен  җырлар язам, әмма иң зур көч – кино өлкәсе. Минемчә, совет заманыннан соң  махсус андый программалар булдырылмады. Дәүләт заказы да юк. Шуңа күрә авторлар балалар өчен язуның кызыгын тапмыйлар.

Балалар өчен җырларны барлаучы, эзләүче әниләр бар. Шундыйларның берсе – Сәйдә Мөхәммәтҗанованың әнисе Зилә  ханым. Ләкин ул да заманча җырлар язылмый дигән фикердә:

– Күп нәрсә укытучыдан да тора. Улым, мәсәлән, балалар җырларын укытучысы Айгөл Хәернасовадан өйрәнә.  «Зурлар» җырларын да алырга туры килә. Андый очракта без татар халык җырларына мөрәҗәгать итәбез.  Балалар җырларына кытлык дип тә әйтә алмыйм. Әйтик, Луиза Батыр-Болгариның  балалар өчен махсус язылган 2-3 җыентыгы бар. Сәйдә шул җыентыктан «Әткәем» җырын бик яратып җырлый. «Матур булсын» дигән җырны  Сәйдә генә түгел, Канадада яшәүче милләттәшләребез дә яратып җырлый. Бик матур клип ясадылар, аны дулкынланмыйча карап та булмый.

Биш яшьлек Эмилия Гатауллина Инстаграмда эстрададагы популяр җырларны башкарып танылды. Аның «зурлар» репертуары турында әнисе Алия болай аңлатты:

– Балалар җырлары бар һәм бик күп. Тик менә Эмилия олылар өчен язылган җырларны тыңларга һәм җырларга ярата. Чөнки ул радио тыңлый, телевизор карый. Анда балалар җырлары юк бит.

Җаваплардан күренгәнчә, балалар җырлары бар да, юк та. Бар, чөнки совет заманыннан бай мирас калган. Юк, чөнки алар онытылган, кирәксезгә әйләнгән. Нәниләр зурларның бу өлкәне «онытуы» аркасында «зурлар» җырына сикерә. Проблемага күз йомып, аларның балачагын урламыйбызмы икән?

Гөлинә Гыймадова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*