tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кайтмый калганнарның хакы бар
Кайтмый калганнарның хакы бар

Кайтмый калганнарның хакы бар

Бик күп еллар инде үтсәләр дә,
Аксалар да инде күп сулар,
Аяз күкләр, тыныч көннәр өчен
Кайтмый калганнарның хакы бар.

Җиңү өчен күпме газиз җаннар
Яу кырында ятып калдылар.
Ил бәхете, халкым бәхете өчен
Кайтмый калганнарның хакы бар.

Ул көннәрне яшь аралаш искә ала
Ятимлектә үскән сабыйлар,
Шушы матур, рәхәт көннәр өчен
Кайтмый калганнарның хакы бар.

Бүген инде алар олыгайса да,
Әле һаман сыкрый яралар.
Көләч йөзле, шат елмайган сабыйлар өчен
Кайтмый калганнарның хакы бар.

Ару-талу белми, ач-ялангач
Эшләгәннәр ялгыз хатыннар.
Киң ризыклы мул табыннар өчен
Кайтмый калганнарның хакы бар.

Ил онытмас сезнең батырлыкны,
Кабереңә эзен суытмас.
Мәңгелек ут янар сезнен өчен,
Догасыннан халкым калдырмас.

Гөлсинур ГАФУРОВА.
Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*