tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Каз өмәсе –авыл тормышының бер бизәге
Каз өмәсе –авыл тормышының бер бизәге

Каз өмәсе –авыл тормышының бер бизәге

Каз — ул кешеләр тарафыннан кулга ияләндерелгән иң борынгы кошларның берсе. Безнең борынгы әби-бабайлар да бу кошны бик теләп асраганнар. Аның мамыгыннан мендәр, түшәк, ястыклар ясасалар, итеннән бик оста итеп аш-су әзерләгәннәр. Ә каклаган каз затлы ризыкларның берсе булып саналган. Каз маен  дәвалау өчен саклаганнар: кышкы суыкларда бит, колак очлары өшесә, каз мае сөрткәннәр, салкын тигәндә дә каз маен эретеп эчкәннәр.

Акъегет авылы халкы зыялылыгы һәм эшкә уңганлыгы, булдыклылыгы  белән аерылып тора. Алар элек-электән күп  итеп йорт хайваннары һәм кош – корт асраганнар, шуларның иң зур урын тотканы каз булгандыр, мөгаен. Җәй көнне авылны икегә бүлеп торган Бүшәрмә елгасы, Боламый чогыры каз тавышыннан  гөрләп торган.

Кыш җитеп, беренче кар төшү белән элек-электән татар авылларында каз өмәләре башланып киткән. Бу бәйрәм безнең авылыбызны да урап үтмәгән.

Онытылып бара торган каз өмәсе  йолаларының, бүгенгәчә безнең авылыбызда сакланып калуы күңелләрдә зур горурлык хисе уята. Әле менә узган якшәмбедә бу бәйрәм  Зәйтүнә Бургановаларда  гөрләп узды.  Бәйрәмнең бөтен нечкәлекләренә кадәр уйлап оештырылуы,  ата – бабаларыбыз мирасын саклап калу була түгелме соң?

Җырлый-җырлый каз йолкыганнан соң авылыбызның уңган киленнәре Дания, Гелүсә, Рәйсә, Рузилә, Илмира, Рәзинә, Фидәлия, Әлфияләр казларны көянтәләргә асып Имани кизләвенә чайкарга ашыктылар. Илдүс Борһановның  оста итеп уйнаган гармун тавышына алар  салмак кына  “Каз канаты” җырын яңгыраттылар. Акъегет авылы халкы җырга-моңга бай, ул бит бөек шәхесебез Динә Срәҗетдинова, Мәрьям Хисамова, Усман Әлмеевларны биргән халык. Гармун булгач чишмә янында биюләр дә дәвам итте. Кайтышка Зәйтүнә апаның  килене Рәшидә  каз маенда  коймак әзерләп куйган  иде.

Шуннан кичкә зур итеп табын корылган барлык туган тумачалар да аш-бәлеш ашарга җыелган иде. Бу күңелле бәйрәмдә Зәйтүнә апаның оныклары: Гүзәлия, Гөлзия, Ниязлар да катнашты. Димәк, алар бу бәйрәмне күрделәр һәм зиһеннәренә салып куйдылар. Каз өмәс йоласы  буыннан – буынга тапшырылачак.

Гөлинә Саттарова, Бөтендөнья татар хатын-кызлары “Ак калфак ”оешмасының  Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*