tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казахстанда Республика Сабан туе 14 сентябрьгә билгеләнде
Казахстанда Республика Сабан туе 14 сентябрьгә билгеләнде

Казахстанда Республика Сабан туе 14 сентябрьгә билгеләнде

Бүген Татарстан Мәдәният министрлыгында Казахстан Республикасы Кызыл Орда өлкәсендә Республика Сабан туен оештыру турында сөйләшү булды. Казахстаннан килгән делегацияне Кызыл Орда акиме урынбасары Руслан Рөстәмов җитәкләгән иде. Очрашу Татарстан Мәдәният министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Эльвира Камалова, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров катнашты.

Казахстанда Республика Сабан туен оештыру комитеты утырышында татар милли бәйрәмен үткәрү датасы, аны уздыруда ярдәм күрсәтүче район билгеләнде, татар җәмәгатьчелеген җыю мәсьәләләре каралды. Оештыруга кагылышлы сораулар буенча Данис Шакиров чыгыш ясады.

Утырышта Казахстан Республикасы Кызыл Орда өлкәсендә республика Сабан туе 14 сентябрьдә уздырырга карар кылдылар. Милли бәйрәмне үткәрүдә ярдәм күрсәтү Актаныш муниципаль районына йөкләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*