tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы” программасының төп чаралары планы расланды
“Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы” программасының төп чаралары планы расланды

“Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы” программасының төп чаралары планы расланды

Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән, “Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы” программасының төп чаралары планы расланды.

Чаралар программасына “Уртак тел – билге” дип аталган күргәзмә, “Күренекле мәгърифәтчеләр Мехмет Акиф Эрсой һәм Габдулла Тукай” халыкара симпозиумы, ТЮРКСОЙ скульпторларының халыкара симпозиумы, “Төрки дөньяда күн белән эшләү” II фестивале, VII Болгар форумы, “Төрки халыкларның әдәбият һәм музыка чыганаклары һәм эволюция” халыкара фәнни-гамәли конференциясе, “Төрки дөнья” музыка фестивале һәм башка чаралар кертелгән.

“Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы” елын ачу тантанасы 26 апрельдә – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә булачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*