tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Казан арты” музее Мөхәммәт Мәһдиев истәлегенә әдәби автомарафон оештырды
“Казан арты” музее Мөхәммәт Мәһдиев истәлегенә әдәби автомарафон оештырды

“Казан арты” музее Мөхәммәт Мәһдиев истәлегенә әдәби автомарафон оештырды

11 сентябрь көнне “Казан арты” тарих-этнография музее Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевның тууына 90, аның кызы Гәүһәр Хәсәновага 60 яшь тулу уңаеннан  “Әтием эзләреннән…” исеме астында әдәби автомарафон оештырды.

Мәртәбәле кунаклар арасында  язучы М.Мәһдиевның кызы Татарстан Фәннәр академиясенең фәнни-оештыру бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова, Гавриил Державин исемендәге әдәби премияләр иясе Гәүһәр Хәсәнова, язучының бертуган апасы Равиянең кызы Җәүһәр ханым бар иде.

Автомарафон музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегендәге күргәзмәне караудан, Арча үзәгендәге язучылар аллеясендәге һәйкәлләргә чәчәк салудан башланып китте.  Киләсе тукталыш М.Мәһдиев укыткан Казанбаш мәктәбендә булды. Нәкъ тә шушы авылда Мөхәммәт Мәһдиев үзенең булачак тормыш иптәше Лилия ханымны очрата, аларның кызлары Гәүһәр дөньяга килә. Ришат Камалов җитәкчелегендәге мәктәп коллективы кунакларны зур әзерлек белән каршы алды. Арча мәгариф бүлеге җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров Гәүһәр ханымны юбилее белән котлап, рәхмәт сүзләре җиткерде.

Бөек Ватан сугышы елларында М.Мәһдиев укыган Арча педагогия училищесы урнашкан Үрнәк авылында да тукталыш ясалды. Сәяхәт М.Мәһдиевның хезмәт юлы башланган Сеҗе мәктәбендә дәвам итте.

М.Мәһдиев музеенда автомарафончыларны Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов каршы алды.

Автомарафонда катнашучыларны һәр мәктәп коллективы да ачык йөз, ипи-тоз белән каршы алды. Мәктәпләрдә язучыга багышлап төзелгән күргәзмәләр булу, балаларның аның иҗатын белүләре һәм кызыксынулары һәрберсенең дә күңеленә хуш килде.

Үзенең юбилей көне уңаеннан Гәүһәр Хәсәнова-Мәһдиева район халкы исеменнән күпсанлы котлаулар кабул итте һәм автомарафонны оештыручыларга олы рәхмәтләрен җиткерде.

archamuzei.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*