tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан имамнары Мәрҗани рухына дога кылды
Казан имамнары Мәрҗани рухына дога кылды

Казан имамнары Мәрҗани рухына дога кылды

Кичә, 18 нче апрель көнне, бөек татар галиме һәм дин эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗанинең вафатына 129 ел тулды. Шул уңайдан Казан имамнары Мәрҗани мәчетенә Коръән ашына җыелды. Күренекле дин эшлеклесе нәкъ менә шушы мәчеттә имамлык итә, гомерен белем бирүгә, мәгърифәтчелек эшчәнлегенә багышлый. Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәрҗанинең бөек мирасы турында билгеләп, аның хезмәтләрен хәзерге вакытта Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнә торган Нигезләмәләр әзерләгәндә куллану турында әйтте.

Мөфти хәзрәт Мәрҗанинең “Әл-баркул үәмииду галәл бәгыйдыйль мүсәммәә бин нәкыйдый” китабының бик файдалы хезмәт булуы турында ассызыклап, имамнарның гыйбадәт кылулар турындагы Нигезләмәсен тулыландыру өстендә эш алып барылганда аның кыйммәтле чыганак булуын җиткерде: “Әлеге китапның башында Мәрҗани ни рәвешле фәтва бирелүе турында сөйли. Биредә шулай ук намазга кагылышлы мәсьәләләр, җомга үткәрү, тәсбих тарту тәртибе язылган. Кызыклы мәгълүматлар да урын алган: ашый башлаганда тоз татып карау, мисал өчен. Ул бидгатьме, юкмы? Моңа карата да ул үз фикерен белдерә”, – дип сөйләде Камил хәзрәт Сәмигуллин. Мөфти шулай ук Мәрҗанинең барлык ислам фәннәре буенча китаплары булуы турында белдерде: Рәсму Усмани, игътикад, усулул тәфсир, кыска гакыйдә, тарих китаплары… Хәтта аның әтисе Баһаветдин Мәрҗанинең гарәп телендә тәфсире барлыгын беләбез, дип, халкыбызның өйрәнеләсе мирасы искиткеч бай булу турында сөйләде.

Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәрҗанинең Бохарада булган чакта тәсаувыф гыйлеме белән шөгыльләнүен, аның Нияз Фарук әл-Һинди янына йөреп, шәехның дәресләрендә катнашып, аннан иҗазәт алып ишан дәрәҗәсенә күтәрелүен мисал итеп китерде. Мәрҗанинең хезмәтләре бөтен дөньяда билгеле булуын ассызыклап, “Мәрҗани – тарихчы, зур галим, ишан һәм көрәшче ул”, – дип төгәлләде сүзен мөфти. Мәрҗани тарафыннан утыздан артык хезмәт языла, бары шуның берсе генә татар телендә. Моның ни өчен шулай булуын да Татарстан мөфтие яхшылап аңлатып үтте.

Шиһабетдин Мәрҗанинең вафатына 129 ел тулуга багышланган мәҗлестә Казан шәһәре “Шамил” мәчете имам-хатыйбы Мәхмүд хәзрәт Шәрәфетдинов, “Мәрҗани” балалар үзәгенә йөрүче балалар Коръән аятьләре укыды, Казанның аксакал хәзрәтләре дога кылды.

http://dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*