tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан Кремлендә – Татарстанның Дәүләт гербы көне
Казан Кремлендә – Татарстанның Дәүләт гербы көне

Казан Кремлендә – Татарстанның Дәүләт гербы көне

герб татарстана7 февраль көнне Татар халкы һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелеге тарихы музеенда Республиканың дәүләт гербы көне билгеләп үтеләчәк.

1992 елдан башлап канатлы Ак Барс меңъеллыклар алмашынган вакыйларга бай чорда Татарстанның үсешен гәүдәләндерә. Ак Барс гражданнарның тынычлыгын һәм иминлеген саклый. Ул безне халыкара мөнәсәбәтләр сәхнәсендә таныта, байракларны, урамнар һәм биналарны бизи.

Музейда 13 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр бертуктаусыз форматта  белемне киңәйтә торган викторина уздырылачак. Бу викторина татар халкының тарихы һәм Татарстанның дәүләт билгеләре белән таныштырачак, ә иң игътибарлыларга истәлекле бүләкләр биреләчәк. Яшь кунакларга Казан һәм Татарстан герблары төшерелгән пазллар җыеп, күңелле вакыт уздыру мөмкинлеге дә булачак.

Казан Кремле сайты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*