tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан университетының Филология һәм сәнгать институтындагы “Әллүки” иҗат түгәрәге “Шигъри сабантуй” үткәрә
Казан университетының Филология һәм сәнгать институтындагы “Әллүки” иҗат түгәрәге “Шигъри сабантуй” үткәрә

Казан университетының Филология һәм сәнгать институтындагы “Әллүки” иҗат түгәрәге “Шигъри сабантуй” үткәрә

Казан Федераль университеты Филология һәм сәнгать институтының татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге каршында эшләп килгән “Әллүки” иҗат түгәрәге 2013 елның 15 декабрендә “Шигъри сабантуй” ярышы үткәрә. “Шигъри сабантуй” ул – яшь шагыйрьләр бәйгесе. Йөрәгендә иҗат ялкыны яшәгән һәр яшь иҗатчы әлеге конкурста катнашып, үзен сынап карый ала. Конкурста ВУЗ студентлары гына түгел, югары сыйныф мәктәп укучылары да (10-11 сыйныфлар) катнаша.

“Шигъри сабантуй”да катнашу өчен кимендә өч шигырь һәм автор турында белешмәне [email protected] электрон почтасына җибәрергә кирәк. Шигырьләр 17 нче ноябрьгә кадәр кабул ителә.

Әлеге конкурста катнашкан мәктәп укучыларына һәм аларның остазларына катнашу сертификаты, җиңүчеләргә – дипломнар, рәхмәт хатлары һәм спонсорлардан бүләкләр тапшырыла. Бәйгенең төгәл программасы “Әллүки” сайтында һәм социаль челтәр битендә урнаштырылган.

Белешмә өчен телефон: +7-960-044-7326.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*