tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Халыкара «Илһамият» конкурсы нәтиҗәләрен игълан иттеләр
Казанда Халыкара «Илһамият» конкурсы нәтиҗәләрен игълан иттеләр

Казанда Халыкара «Илһамият» конкурсы нәтиҗәләрен игълан иттеләр

Казанда Халыкара «Илһамият» нәфис сүз һәм җыр бәйгесенең нәтиҗәләрен игълан иттеләр.

«Безнең бәйгедә ике номинация бар – вокал һәм нәфис сүз. Һәр номинациядә дүрт яшь категориясе бар. Барлыгы 72 лауреат булды», – ди бәйгене оештыручыларның берсе – Татарстанның халык артисты, профессор Эльмира Хамматова.

Аның сүзләренчә, сәләтле балалар күп. «Сәләтле балаларны күреп алып, аларга алга таба үсәргә ярдәм итәргә кирәк. Бәйгедә мотивация дә кирәк. Әйтик, быел өченче урын алса, икенче елга беренче булырга мөмкин. Сәхнәдә көнләшү дә булырга тиеш. Әгәр йоклап йөрсәң, сине узалар да китәләр», – ди ул.

«Бәйгенең тагын бер яхшы ягы бар. Без балаларны татар милләтенең бөек шәхесләре белән якыннан таныштырабыз. Конкурс бишенче тапкыр үткәрелде. Һәр бәйгене бер шәхескә багышлап үткәрәбез. 2016 елны Габдулла Тукай белән Габдулла Кариев иҗатына багышлаган идек. Аннан соң Сара Садыйкова иҗатын зурладык. Аннары Нури Арслановны сайладык. Быелгысы Илһам Шакировның якта истәлегенә багышланды», – ди Эльмира Хамматова.

Гала-концертта Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла да катнашты.

«Җәмгыятебезнең, милләтебезнең берлеген күрсәтә торган нәрсә – ул «Илһамият». Бу бәйге үз урынын тапты. Киләчәктә юлы озын булсын», – диде депутат.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*