tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Хәния Фәрхи исемендәге урам булачак
Казанда Хәния Фәрхи исемендәге урам булачак

Казанда Хәния Фәрхи исемендәге урам булачак

Казан урамнарының берсен җырчы Хәния Фәрхи исеме белән атаячаклар. Бу хакта социаль челтәрдә җырчы истәлеге төркеме администраторлары белдерде.

Алар Казан мэриясенә шәһәр урамнарының берсен җырчы хөрмәтенә атау тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткәннәр һәм уңай җавап алынган. Шулай итеп, җырчының исемен Казанның яңа урамнарына исем биргәндә куллану өчен топонимика буенча комиссия мәгълүматлары банкына  керткәннәр.

“Һичшиксез, Хәния Фәрхи халык җырчысы, аның кабатланмас тавышы бөтен ил буенча меңләгән тамашачыларны әсир иткән, ул популяр һәм мәхәббәт казанган шәхес. Аның күпьеллык эшчәнлеге Татарстан Республикасында исемен мәңгеләштерүгә лаеклы”, – дип җавап килгән мэриядән.

Искәртеп үтик, җырчы 27 июльдә 57 яшендә вафат булды.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/03/155441/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*