tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда икенче тапкыр Россия халыкларының милли әдәбияты фестивале үткәрелә
Казанда икенче тапкыр Россия халыкларының милли әдәбияты фестивале үткәрелә

Казанда икенче тапкыр Россия халыкларының милли әдәбияты фестивале үткәрелә

Татарстан Республикасы көне һәм Шәһәр көне уңаеннан, 2018 елның 30 августында Казанда Россия халыкларының милли әдәбияты фестивале үткәрелә. Чараларда 100дән артык кеше катнашачак: Россиянең 26 төбәгеннән килгән 40 төрле тел  вәкиле.

“Казан” гаилә үзәге янындагы мәйданда милли телләрдә язучы авторлар үз иҗатларын 4 төрле әдәби чатырда тәкъдим итәчәк:

  • «Аксакаллар». Халык язучылары, шагыйрьләр, әдәбиятчылар үзләренең иҗат юллары турында сөйләячәк.

Төбәкләр: Алтай, Бурятия, Дагыстан, Ингушетия, Калмыкия, Карелия, Сахалин, Татарстан, Тыва, Чукотка.

  • «Китап». Илебезнең төрле почмакларыннан килгән авторлар  иҗади очрашулар уздырачак, китапларын  тәкъдир итәчәк, милли телләрдә китап бастыру үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирәчәк.

 Төбәкләр: Адыгея, Дагыстан, Кемерово, Коми, Кырым, Марий Эл, Мордовия, Төньяк Осетия, Татарстан, Төмән, Чечня, Якутия.

  • «Лекторий». Фәнни программа тел белеме, милли әдәбиятлар, тәрҗемә эше проблемаларына багышланган.

Программада Дагыстан, Татарстан, Удмуртия, Ханты-Манси  АО, Якутиядән лекторлар катнаша.

  • «Балалар». Әлеге чатырда балалар әдәбияты әсәрләрен тәкъдир итү, мастер-класслар,  интерактив бәйгеләр, әкиятләр, риваятьләр, театральләштерелгән һәм музыкаль тамашалар булачак.

Төбәкләр: Карелия, Марий Эл, Мурманск өлкәсе, Татарстан, Төмән өлкәсе, Чукотка, Ямал-Ненец АО, Хабаровск крае, Ханты-Манси АО.

Чатырдагы программа  11 сәгатьтә башлана һәм кичкә кадәр дәвам итәчәк.

Зур сәхнәдә бәйрәм концерты узачак. Илебезнең төрле төбәкләреннән 13 башкаручы чыгыш ясаячак.

Россия халыкларының милли әдәбияты фестивале Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр федераль агентлыгы, Казан шәһәре мэриясе  ярдәмендә  узачак.

mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*